Бүген Татарстанның Питрәч районында имамнар җыелышы уздырылды. Чара республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рәислегендә һәм Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов, шулай ук районның башка җитәкчеләре катнашында үтте. Камил хәзрәт имамнарны берничә ел «Тынычлык» мәчетендә имам булып хезмәт куйган Габбас хәзрәт белән таныштырды. Эшләү дәверендә ул үзен инициативалы, җаваплы һәм эшне төгәл башкаручы, көчле оештыру сәләтенә ия имам буларак күрсәтте. Җыелышта Габбас хәзрәт өч айга имам-мөхтәсиб вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнде. Район башлыгы Илһам Миңнехан улы да аның кандидатурасын хуплап чыкты һәм авыр хезмәтендә уңышлар теләде.
Питрәчтә Татарстан мөфтие һәм район башлыгы катнашында имамнар җыелышы узды
05 декабрь 2018 ел 11:52
Соңгы яңалыклар
Чүпрәле мөхтәсибәте Татарстан солдатларына ярдәм йөзеннән 100 мең сумга якын акча җибәрде
16 февраль 2023 ел 15:10
“Ислам финанслары – мөселманнар өчен генә түгел”: РИИда Россиядә хәләл банк продуктлары үсешенең үзенчәлекләре турында фикер алыштылар
16 февраль 2023 ел 09:19
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы