Бүген Татарстанның Питрәч районында имамнар җыелышы уздырылды. Чара республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рәислегендә һәм Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов, шулай ук районның башка җитәкчеләре катнашында үтте. Камил хәзрәт имамнарны берничә ел «Тынычлык» мәчетендә имам булып хезмәт куйган Габбас хәзрәт белән таныштырды. Эшләү дәверендә ул үзен инициативалы, җаваплы һәм эшне төгәл башкаручы, көчле оештыру сәләтенә ия имам буларак күрсәтте. Җыелышта Габбас хәзрәт өч айга имам-мөхтәсиб вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнде. Район башлыгы Илһам Миңнехан улы да аның кандидатурасын хуплап чыкты һәм авыр хезмәтендә уңышлар теләде.
Питрәчтә Татарстан мөфтие һәм район башлыгы катнашында имамнар җыелышы узды
05 декабрь 2018 ел 11:52
Соңгы яңалыклар
РИИда мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәренә белем арттыру турында таныклыклар тапшырдылар
22 апрель 2024 ел 10:52
Казан мөселманнары Ашхабадта узган Халыкара хоккей турнирыннан “көмеш” алып кайтты
21 апрель 2024 ел 12:30
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы