Бүген ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенә икенче тапкыр Бөтендөнья Коръән һәм Сөннәт оешмасы рәисенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе Габделгазиз Касем килеп китте. Шәех Казанга Россия ислам институтының 20-еллыгы уңаеннан килде һәм Татарстандагы дини вәзгыять, ислам үсеше һәм тату динара бәйләнешләр торгызу буенча бай тәҗрибә турында күбрәк белешү максатыннан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга кереп чыкты. Мәртәбәле кунак бу хакта язмалар циклын әзерләмәкче була. Камил хәзрәт аңа Татарстанның ислам үсеше, төрле милләт һәм конфессияләр арасындагы имин мөнәсәбәтләр тәҗрибәсе, шулай ук Россия һәм республика мөселманнарының бәяләп бетергесез дини мирасы турында тәфсилләп сөйләде.
Бөтендөнья Коръән һәм Сөннәт оешмасы рәисенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе - мөфтияттә кунакта
07 декабрь 2018 ел 14:06
Соңгы яңалыклар
“ProHalal” мобиль кушымтасы: Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты буенча Комитетында хәләл туклануның онлайн-картасын эшләделәр
25 май 2023 ел 09:28
Татарстанда Пәйгамбәр ﷺ һәм аның сәхабәләрене ядкәрләре экспозициясе үз эшен тәмамлады. Аны “Кол Шәриф”тән мөфти, имамнар, шәкертләр озатты
24 май 2023 ел 14:51
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы