Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия эшмәкәр мөселманнары ассоциациясенең “Private Club” ябык клубы җыелышында катнашты. Биредә ул мәртәбәле кунак һәм спикер сыйфатында бизнес-җәмәгатьчелек алдында чыгыш ясады: чарада катнашучылар арасында оешма хуҗалары һәм республиканың әйдәп баручы компанияләре топ-менеджерлары бар иде. Бизнес алып баруда Коръәнгә һәм Сөннәткә иярүнең әһәмияте турындагы фикер хәзрәтнең чыгышында кызыл җеп булып сузылды. Ул бизнесны рухи якны онытмыйча һәм Пәйгамбәребезнең ﷺ тормыш юлы үрнәгендә, шулай ук шәригать шартларына туры китереп, үстерергә чакырды.
Мөфтинең кыска вәгазеннән соң, очрашу интеравтив рәвештә дәвам итте – эшмәкәрләр сорау бирү һәм кызыксындырган темалар буенча, Россиядә иң күренекле хәнәфи галимнәренең берсе буларак, Татарстан мөселманнары башлыгының үзеннән киңәш алу мөмкинлегенә ия булды.
Сораулар төрле өлкәләрне колачлады – икътисадтан алып чарада катнашкан эшмәкәрләрнең шәхси кызыксынуларына кадәр. Ясалма интеллектны һәм альтернатив чынбарлыкны үстерү, музыка, риба һәм ислам финанслары, иминиятләштерү хезмәтләре һәм бизнеста чыгымнарны оптимальләштерү – шушы һәм башка мәсьәләләргә бәйле мөрәҗәгатьләргә Камил хәзрәт ислам, сөннәт һәм хәнәфи мәзһәбе буенча тәфисилле аңлатма бирде.