Кышкы каникул көннәрендә Татарстан Республикасы мөхтәсибәтләрендә мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары башлана. Мисал өчен, оештыручылар республикабызның 16 мәчетендә кызлар һәм малайлар өчен белем алу, күңел ачу программасы әзерләделәр, ул үз эченә мастер-класслар, викториналар, шахмат буенча турнирлар, конкурслар, Коръән буенча дәресләр, Кәлам Шәриф уку һәм ятлау буенча ярышлар, тимераякта, чаңгыда шууны ала.
№ | Дата | Место | Мероприятие | Контакты |
1 | 03.01- 08.01 | Казан шәһәренең "Гаилә" мәчете | иртәнге 08:00дән 14:00 сәгатькә кадәр 7-12 яшьлек балалар өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары үткәреләчәк | |
2 | Кышкы каникул көннәрендә | Казан шәһәренең «Рамазан» мәчете | мәктәп яшендәге ятим балалар өчен балалар ялы - иртәнге 09:00дән 16:00 сәгатькә кадәр | |
3 | Вакыты билгеләнә, күрсәтелгән номер буенча ачыкларга | Казан шәһәренең "Рәмис" мәчете | шахмат буенча турнир | Белешмәләр өчен телефон: +7 (937) 529-06-40 |
4 | 26.12 – 08.01 | Казан шәһәренең "Ярдәм" мәчете | мәктәп яшендәге малайлар өчен рухи-сәламәтләндерү лагере. Иртәнге 09:00дән 17:00 сәгатькә кадәр | |
5 | 02.01 – 09.01 | Балык бистәсе районының Тәберде Чаллысы авылы | мәктәп балалары өчен кышкы курслар узачак | |
6 | 24.12 – 31.12 | Менделеевск, шәһәрнең үзәк мәчете | атналык курслар | |
7 | Кышкы каникул көннәрендә | Кайбыч районы Колаңгы авылы (Минбаян мәчете) | мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү үзәкләре эшләячәк | |
8 | 27.12 – 31.12 | Сарман районының Үзәк мәчете | малайлар һәм кызлар өчен тематик курслар, шулай ук тимераякта, чаңгыда шуу, кул эшләре буенча дәресләр үткәреләчәк | |
9 | 01.01 – 06.01 | Җәлил һәм Иске Әхмәт авылы | мәктәп балалары өчен ял | |
10 | 02.01 башлап | Яшел үзән, Җәмигъ мәчет | балалар өчен рухи-әхлакый чаралар оештырылачак | |
11 | 02.01 – 06.01 | Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчете | "Сәлам" рухи-сәламәтләндерү үзәге үз эшен башлап җибәрә. Мәктәп яшендәге малайлар һәм кызлар чакырыла. | Белешмә өчен телефон: 4-16-98. |
12 | 01.01. – 06.01 | Чаллы, «Ихлас» мәчете (Сидоровка) | Малайлар өчен "Иман байлыгы" дип исемләнгән курслар оештырылачак. Иртәнге 09:00дән 14:00 сәгатькә кадәр балалар өчен кызыклы күңел ачу, белем бирү программасы оештырыла, ул үз эченә мастер-класслар, Коръән дәресләрен ала. | Белешмәләр өчен телефон: +7 (917) 923-60-72. |
13 | 2 гыйнварда | "Җәмигъ" мәчете (Чаллы шәһәре) | иртәнге 09:00дә 1-5 нче сыйныф балалары өчен күңел ачу программасы оештырыла, конкурслар, викториналар һәм уеннар үткәреләчәк. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә | Белешмәләр өчен телефон: +7 (953) 496-11-04 |
14 | 27.12 – 03.01 | «Әбузәр» мәчете (Чаллы шәһәре) | малайлар өчен Коръәнне ятлау буенча курслар үткәреләчәк | |
15 | 3 гыйнварда | «Ак мәчет» (Чаллы шәһәре) | Иртәнге 08:00дә балалар өчен Коръән уку һәм ятлау буенча конкурс үткәреләчәк. Остазлар Коръән ятлауны һәм укуны, шулай ук 29нчы һәм 30 нчы җүз буенча тәҗвидне белүне тикшерәчәкләр | Белешмәләр өчен телефон: +7 (986) 719-74-06; +7 (960) 084-94-75. |