Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Магнитогорск шәһәрендә фаҗига булу сәбәпле кайгы уртаклашты:
"Магнитогорскида йорт шартлау нәтиҗәсендә туганнарын һәм якыннарын фаҗигале төстә югалтучыларның тирән кайгысын уртаклашам. Без аларның хәсрәтенә көенәбез һәм Аллаһы Тәгаләдән сабырлык, әлеге һәлакәтне күтәрергә ныклык бирүен сорыйбыз. Бөек Раббыбыз дөньядан үтүчеләргә Үзенең рәхмәтен, ә зыян күрүчеләргә шифасын насыйп әйләсен. «Без Аллаһыдан килдек һәм Аңа кайтачакбыз», - диде Камил хәзрәт.