7 гыйнварда Яр Чаллы шәһәре «Ак мәчет» мәдрәсәсенең кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә белем алучы хатын-кызлар арасында Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ тормышына багышланган интеллектуаль уен – брейн-ринг уздырылды. Дүрт өлештән торган әлеге бәйгедә барлыгы дүрт команда катнашты. Катнашучылар ял итеп алган арада мәдрәсә мөгаллимнәре вәгазьләр сөйләде.
Бәйгенең гомуми нәтиҗәләре буенча «Ак мәчет» мәдрәсәсенең читтән торып укучы шәкертләреннән торган «Карлыгычлар» командасы I урынга лаек булды, кичке бүлектә белем алучыларның «Сандугачлар» командасы – II урында, шулай ук кичке бүлектә укучылардан оешкан «Сыерчыклар» командасына III урын бирелде.