Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 8 нче көнендә, Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының гомуми коллегия утырышы узды. Җыелышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды, мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Утырышка видеоконференция режимында муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары да кушылды.
Коллегия утырышы “Татарстан Республикасында 2018 елда мәдәни мирас объектларын саклап калу, файдалану, популярлаштыру һәм дәүләт тарафыннан саклау буенча башкарылган эшләр һәм 2019 елга бурычлар” темасына багышланды.
ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты һәм ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте борынгы мәчетләрне төзекләндерү өлкәсендә тыгыз багланышларда тора. Республика мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм ведомство рәисе Иван Гущин арасында дини мирас архитектура объектларын төзекләндерүне гамәлгә ашыру буенча берничә очрашу узды.
"Татар-информ" МА, ТР Президенты матбугат хезмәте фотосы кулланылды