Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кемерово өлкәсе мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев белән очрашты.
Очрашу мөфтиятләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту мөмкинлекләрен караудан башланып китте. “Хозур ТВ” телеканалының Россия төбәкләренә чыга башлавы, шул исәптән Себер мөселманнарының да беренче мөселман телевидение тапшыруларын интернет аша көтеп алулары турында әйтелде. Киләчәктә, хезмәттәшлекне дәвам итеп, Кемерода шулай ук “Хозур ТВ”ны зәңгәр экраннар аша карау пакетына кертү тәкъдиме өстендә эшләргә килешенде. Моннан тыш, очрашуда сүз
Болгар ислам академиясе базасында Бөтенроссия Голәмәләр шурасы турында да барды.
Очрашу ахырында Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакка “Хозур” нәшриятында дөнья күргән соңгы басмаларны бүләк итте. Таһир хәзрәт Бикчәнтәев Казанда җылы кабул итүләре өчен Татарстан мөфтиенә рәхмәт сүзләрен ирештерде.