Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 11 көнендә, Болгар Ислам академиясе базасында ТР мөселманнары Диния нәзарәте Пленумы утырышы уздырылды. Утырышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары, ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Спас районы башлыгы Камил Нугаев, шулай ук бөтен республикадан имам-мөхтәсибләр һәм мөфтият эшчәнлегенең барлык юнәлешләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Көн тәртибенә ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм аның оешмаларының 2018 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм агымдагы 2019 елга планнар, шулай ук “ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар үткәрү турында Нигезләмә”не раслау турындагы сораулар куелды.
Пленумда катнашучыларны Болгар ислам академиясендә Спас районы башлыгы Камил Нугаев сәламләде. Ул Татарстан җитәкчелеге – ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка һәм Минтимер Шәрип улы Шәймиевка борынгы Болгар шәһәрен торгызу, Спас районында мөселман инфраструктурасы үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Моннан тыш ул, ТР мөфтие Камил хәзрәткә мөселман мәгариф системасы өлкәсендә куйган тырышлыгы һәм Болгар ислам академиясе эшчәнлегендә катнашканы өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Үз чиратында, Татарстан мөселманнары башлыгы аңа, мөфтиятнең күпсанлы чараларын оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең истәлек медален тапшырды.
Алга таба мөфти нәзарәтнең 2018 елдагы эшчәнлек йомгакларына һәм иң уңышлы нәтиҗәләргә багышланган доклад белән чыгыш ясады. 2018 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм мөхтәсибәтләр тарафыннан дәгъват, исламның хакыйкый кыйммәтләрен яңарту, пропагандалау һәм тарату, шулай ук татар җәмгыятендә исламның чәчәк атуын һәм татар өммәтенең асылына кайтуын күздә тоткан милли үзенчәлекне саклау өлкәсендә шактый башлангычлар гамәлгә ашырылуын билгеләп узарга кирәк. Алар арасында бөтен Россия ислам җәмәгатьчелеге өчен әһәмияткә ия булган казанышлар да бар.
Үзенең чыгышында Камил хәзрәт 2018 елның Татарстан Республикасында бөек татар дин галиме һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан ителүен искәртеп: «Мәрҗанинең алты томлык сайланма хезмәтләр җыентыгын бастырып, әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итеп, аның иҗатын өйрәнүгә багышланган фәнни эзләнүләрне һәм татар, рус, инглиз телләрендә документаль фильмны дөньяга чыгарып, шулай ук барлык мөхтәсибәтләрдә фәнни форумнар, иҗади бәйгеләр, спорт чаралары һәм тематик кичәләр, очрашулар оештырып, Диния Нәзарәте мәгърифәтченең исемен мәңгеләштерү эшенә фундаменталь өлеш кертте», - диде.
Моннан тыш, Мәрҗанинең татар халкының милли асылын саклау буенча тезислары (“Өч төрле әйбер диндә булмаса да, динне саклый. Алар: милли тел, милли кием һәм милли гореф”) Диния Нәзарәтенең татар телен саклау һәм өйрәнү буенча эшчәнлеген көчәйтүдә мөһим нигез булып хезмәт итте.
Бу өлкәдә иң мөһим казаныш булып республика мәчетләрендә татар телен өйрәнү буенча курслар оештыру тора. Нәтиҗә буларак, татар телен өйрәтү буенча бушлай курслар 900 гә якын кешене һәм 20 мәчетне колачлады.
Моннан тыш, мөселман мәгариф системасы алдында “татар зыялысы” катламын тәрбияләү максаты куелды. Әлеге бурычны үтәп, Әлмәт мөхтәсибәтендә “Нур” татар мәктәбе, ә Балтачта малайлар өчен татар телендә тәрбия бирүче “Ярдәм” пансионаты ачылды. Татарстан мәдрәсәләрендә укытуның татар телендә алып барылуын да ассызыклап үтү кирәк. Нәзарәтнең традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалау буенча мөһим проекты булган «Хозур TV» беренче мөселман телеканалын эшләтеп җибәрү , шулай ук мөфтияткә БМО консультатив статусы бирелү, социаль эшчәнлекне һәм яшьләр сәясәтен көчәйтү дә мөһим казанышлар буларак тарихка кереп калды.
Нәшрият эшчәнлегендә дә зур алга китеш күзәтелде – Әбу Хәнифә, Матуриди, Тахави, әл Газнави, Р.Фәхретдин, К.Насыйри, Ә.Максуди, Г.Карабәши һ.б. классик мөселман һәм татар дин галимнәре хезмәтләре әзерләп бастырылды. Гомуми тиражы 210 мең данәдән артык барлыгы 53 исемдәге китап дөнья күрде.
Шулай да, Камил хәзрәт билгеләп узганча, ТР мөселманнары Диния нәзарәте 2018 елда горурланырлык иң зур казанышларга татар һәм рус телләрендә Коръән тәфсирләрен басмага әзерләү эшендә иреште. Мөфтият Россиядә Коръәнне дөрес аңлау нигезендә мөселман хокукын үстерү өчен заманча фундаменталь база булдыру буенча эшләрне төгәлләү алдында тора.
- Халыкара стандартлар буенча Коръән бастыру, татар халкында Коръән бастыру традицияләрен яңарту, татар һәм рус телләрендә тәфсирләр әзерләү, Коръән-хафизлар тәрбияләү – Россия өммәте өчен терәк булган әлеге бурычларны мөфтият 2018 елда уңышлы башкарды һәм яңа елда да дәвам итәчәк. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы карары белән 2019 ел Тәфсир елы дип игълан ителде, – диде хәзрәт.
Шуның белән бәйле рәвештә мөфти Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең 2019 елга төп максатларын һәм эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде: тәфсирләр бастыру, татар дин галимнәре Коръән тәфсирләре авторлары Шәйхелислам Хәмиди һәм Морад Рәмзи, шулай ук Ризаэтдин Фәхретдин һәм Мөхлисә Бубыйларның юбилейлары уңаеннан чаралар үткәрү. Ул имамнарга һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте структуралары җитәкчеләренә әлеге мөһим юбилей даталарына 2019 елда эшчәнлек алып барганда игътибар юнәлтергә һәм агымдагы эш юнәлешләрен көчәйтергә чакырды. Үз чыгышы ахырында мөфти имамнарга Коръән аятен искә төшереп үтте: “Өммәтләргә хөкемнәребезне аңлатыр өчен, Без һәр пәйгамбәрне үз кавеменең теле белән сөйләшә торган итеп җибәрдек. Аллаһ теләгән кешене юлдан яздырыр, теләгәнен һидаятькә ирештерер. Ул – Җиңелмәс, Хикмәт Иясе” (14:4). Шулай итеп, мөфти хәзрәт ассызыклаганча, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте үз эшчәнлеген туган телебездә, үз гореф-гадәтләребезне, үз бабаларыбызның бәһасез рухи мирасын саклап алып бару белән тыгыз багланышта дәвам иттереләчәген белдерде.
Алга таба чыгыш ясау өчен сүз Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллинга бирелде, моннан тыш ул бертавыштан Пленум утырышы сәркатибе итеп сайланган иде. Аның чыгышы “ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар үткәрү турында Нигезләмә”не раслау мәсьәләләренә багышланды. Исегезгә төшерәбез, Пленум утырышына кадәр документка өстәп кертелгән пунктлар буенча ике көнлек фикер алышулар узды. 15-16 гыйнвар көннәрендә республиканың барлык 48 мөхтәсибәте башлыклары мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә, голәмәләр һәм казыйлар катнашында имамнар өчен ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән Нигезләмә турында фикер алышу һәм аңа кертелгән үзгәрешләрне раслау өчен җыелды. Рөстәм хәзрәт ассызыклаганча, асылда, традицион исламны саклау механизмы булып торган Нигезләмәне камилләштерү өстендә эшләгәндә гакыйдә һәм хәнәфи мәзһәбе буенча җиде мөселман галименең, шул исәптән 4 борынгы галимнең классик хезмәтләре файдаланылды.
- Мин әлеге Нигезләмәдән аерым пунктка игътибар юнәлтергә телим: “Коръән аятьләре һәм хәдисләргә мөстәкыйль рәвештә аңлатма бирергә бары шәригать белемнәрен үзләштерүнең иң югары дәрәҗәләренә ирешкән мөҗтәһидләр генә хокуклы. Әлеге дәрәҗәдәге белемнәргә ия булмаганнар мүкаллидләр булырга, ягъни имам-мөҗтәһидләргә иярергә тиешләр”, – дип билгеләп үтте Рөстәм хәзрәт һәм хаталы шәригать карарлары, фәтвалар чыгарудан ерак торырга чакырды.
Имамнар эшчәнлеген стандартлаштыручы Нигезләмә, Рөстәм хәзрәт сүзләренә караганда, “дин иэшчәнлекнең проблемалы ишекләрен яба”. Документ 2014 елда әзерләнеп, имамнар эшендә кулланыла башлады, әмма Татарстанда дини һәм иҗтимагый өлкәдәге көнүзәк вәзгыятьне исәпкә алып, төзәтмәләр кертү зарурияте килеп чыккан саен, шул исәптән 2018 ел дәвамында да, өстәмәләр кертү өстендә эш алып барылды. Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү өчен Диния Нәзарәтендә, составына шәригать өлкәсе белгечләре, казыйлар, голәмәләр кергән эшче төркемнәр булдырылды. Нигезләмәдә җомга намазларын, гает намазларын, мәетне озату, исем кушу йолаларын, ифтарлар уздыру, никах һәм талак тәртипләре һ.б. турындагы бүлекләр бүгенге чынбарлыкны исәпкә алып үзгәрешләр кертелде һәм ул утырышта расланды.
Үзенең нәсыйхәт сүзләре белән дин әһелләре каршында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та чыгыш ясады. Тормышка ашырылган эшчәнлек буенча шулай ук Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте структуралары җитәкчеләре хисап тотты: Казыйлар шурасы, Голәмәләр шурасы, “Хозур” нәшрият йорты, “Татарстан Республикасы Вакфы” фонды, “Хәләл” стандартлар буенча комитет һәм “Зәкят” хәйрия фонды, шулай ук мөфти урынбасарлары – Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин һәм Мансур хәзрәт Җәләлетдин үз өлкәләре буенча чыгыш ясады.