Бүген Болгар ислам академиясендә “Ислам гыйлеме һәм хәзерге мәгариф системасында ислам теологиясе” дип исемләнгән халыкара конференция уза. Форум эше ике көн дәвам итә, анда Россиянең һәм чит илләрдән килгән танылган һәм билгеле дин галимнәре, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнаша. Барлыгы – 100-дән артык кеше. Алар - Германия, Франция, Бөекбритания, Пакьстан, Иордания, Мисыр, Сүрия һәм башка илләрдән. Катнашучылар һәм конференция кунаклары исламның интенсив үсеш факторы булган мәгариф турында фикер һәм тәҗрибә алмашалар, халыкара дәрәҗәдә мәгариф һәм фән багланышлары юллары һәм перспективалары хакында сөйләшәләр.
Ислам конференциясе традиция буенча Коръән аятьләре укудан башланып китте. Алга таба кунакларны Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков сәламләде. Аннары форумның пленар өлешендә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады. Үзенең сәламләү сүзендә республика мөселманнары башлыгы, конференция эшенә конструктив юнәлеш биреп, катнашучыларга сөнни ислам традицияләрен саклау һәм таратуның әһәмияте турында искә төшерде һәм Болгар ислам академиясен тәмамлаучылар, җитәрлек дәрәҗәдә белемнәргә ия булып, динебезнең хакыйкый кыйммәтләрен тарату эшенә үзләреннән зур өлеш кертәчәкләренә өметен белдерде.
– Мөселманнар арасында гакыйдәдән төрле тайпылышлар булуга карамастан, ислам тарихында һәрвакыт Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәм аның сәхабәләре инануларына ияргән төркем сакланган, – дип дәвам итте ул. – Алар аны үзгәрешләр кертми саклаганнар. Адашкан агымнарның киң массасыннан аерылу өчен, алар үзләрен әһле сөннәт вәл-җәмәгать дип атый башлыйлар. Әмма бу Исламдагы агым яки мәктәп кенә түгел – бу Исламның үзе үк.
Камил хәзрәт әлеге төшенчәнең нигезе Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең билгеле хәдисендә искә алынуы турында әйтте, анда болай диелә: “Һәм алар барысы да утта, бары бер төркемнән кала”. Сәхабәләр сораганнар: “Бу нинди төркем, я Аллаһы Илчесе?” Ул җавап биргән: “Бу мин һәм минем сәхабәләрем ияргән төркем”.
Пәйгамбәр кылган гамәлләр сөннәт була. Ә “җәмәгать” – берләшмә – ул сәхабәләрнең, аларның хакыйкый укучыларының һәм аларга Кыямәт көненә кадәр бернинди карышусыз иярүчеләрнең инанулары, – диде хәзрәт. – Бүген безнең бурыч – сәхабәләр һәм сәләф галимнәр буынын дәвам итүчеләр юлында нык тору. Ә исламга килгән барлык яңа идеяләрне без хакыйкый гакыйдә үлчәвендә карарга тиешбез. Һәм без чын ислам инануларын ныклап белергә тиешбез.
Алга таба мөфти хәзрәт билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә мөселманнар алдына ялган идеологияләр килде: “Иманга куркыныч янаган бу вакытта без Раббыбызга ялварабыз һәм Аның безне хакыйкый юлга юнәлтүен сорыйбыз".
Камил хәзрәт үз чыгышын түбәндәге сүзләр белән төгәлләде: “Аллаһы Тәгалә безгә беренче мөселманнар – Пәйгамбәрләр салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә һәм аның сәхабәләренә хас булган иман байлыгы бирсен һәм һәртөрле адашулардан сакласын! Әмин!"
Форум үз эшен бүген пленар өлеш кысаларында, ә иртәгә – секцияләр форматында дәвам итәчәк. Секцияләр түбәндәге темаларга багышланган: “Теологик белем бирү Россиянең киләчәгенә байлык буларак”, “Диннәр арасында диалог үсешендә мәгарифнең роле”, “Хәзерге теологик тикшеренүләрдә төп юнәлешләр”.