Нәзарәттә “Оешма менеджменты” дипломнары тапшырылды

24 гыйнвар 2019 ел 16:10
Нәзарәттә “Оешма менеджменты” дипломнары тапшырылды

Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә “Оешма менеджменты” юнәлеше буенча яңа һөнәри эшчәнлек алу курсларын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы узды. Быел Татарстан мәдрәсәләре, Россия ислам институты һәм Казан ислам университетыннан әлеге курсларда 22 кеше укып дипломнар алды. Ул профессиональ эшчәнлекнең яңа төрен – мәгариф оешмалары җитәкчеләренә һәм урынбасарларына идарә итү өлкәсендә һөнәри эшчәнлекне алып барырга мөмкинлек бирәчәк.

Җаваплы урыннарда эшләүче дини мәгариф оешмалары вәкилләрен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәламләде. Ул алган белемнәрне эштә дөрес итеп файдаланырга чакырды һәм уку-укыту эшен нәтиҗәле итеп оештыруда зур уңышлар теләде: “Мәдрәсәләргә, дини югары уку йортларына укырга кергән һәрбер шәкертнең беренче көннәрдән мәчетләр белән багланышта торып, ныклы тәҗрибә үтүләрен теләр идем. Бүгенге көндә чыгарылыш студентларының тирән белем алулары белән беррәттән, гамәли күнекмәләргә дә ия булулары таләп ителә”.

Алга таба тантаналы шартларда квалификация курсларын үтеп, сынауларны уңышлы тапшырган дини мәгариф оешмалары вәкилләренә – барлыгы 22 тыңлаучыга Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин кулыннан дипломнар тапшырылды.

Әлеге чарада шулай ук КФУ Ресурс үзәге җитәкчесе урынбасары Марат Сафин, Психология һәм мәгариф институты директорының фән эшләре буенча урынбасары Тимерхан Алишев катнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы