Татарстан мөфтие Питрәчтә җомга намазын уздырды

25 гыйнвар 2019 ел 15:34
Татарстан мөфтие Питрәчтә җомга намазын уздырды

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 19 нчы көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Питрәч муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Биредә хәзрәт Питрәч  башлыгы Илһам Кашапов, район өммәте белән күреште һәм җомга намазын уздырды. Район җитәкчелеге белән рәсми очрашуда сүз дини вәзгыять, төбәкнең яшәеше, киләчәккә хезмәттәшлек планнарын билгеләү хакында барды.

Район халкы һәм мәхәллә әгъзалары белән очрашу Питрәч Үзәк мәчетендә дәвам итте. Алар Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин сөйләгән эчтәлекле җомга вәгазен тыңлау мөмкинлегеннән файдаланып калырга ашыкты. Хәзрәт вәгазен хәзерге чорның иң актуаль мәсьәләләренә багышлады – Сөннәтне саклау, әһле сөннәт вәл-җәмәгать юлыннан тайпылмау, татар дини мирасын торгызу һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру һ.б. Вәгазьнең икенче өлешендә мөфти татар телен һәм милли үзенчәлекләрне саклау һәм өйрәнү әһәмиятенә тукталып үтте:

- Татар телендә борынгы алты төрле Коръән тәфсирләребез бар. Һәрберебез дә гарәпчәне өйрәнә алмый, ул катлаулы тел. Сөйләшергә өйрәнсәк тә, китап укый алмыйбыз. Ләкин татар телебезне, иске имлябызны өйрәнә алсак, борынгы китапларыбызны укый алачакбыз. Инкыйлабка кадәр Казаныбызда гына да утыз мең китап басылып чыккан, дигән мәгълүмат бар. Ислам гыйлеменең барлык өлкәләре буенча иске имля белән татарча язылган хезмәтләр дә билгеле.

Мөфти хәзрәт шулай ук дөньяда беренче Коръәннең Казанда басылуын ассызыклап, иске китапларда, хәтта гарәп телендәге чыганакларга кереп урнашкан гыйбарәне искә төшерде: "Коръән иңгән – Хиҗазда, матур иттереп язылган – Истанбулда, гүзәл иттереп укылган – Каһирәдә, беренче мәртәбә басылган – Казанда".

- Без - дөньяда беренчеләрдән булып Коръән бастырган милләт, бу бит - зур горурлык, - диде ул. 

Җомга намазыннан соң Камил хәзрәт мәхәллә халкы һәм имамнар белән аралашып алды, сорауларга җавап бирде. Аерым эшлекле киңәшмәне ул Питрәч имам-мөхтәсибе Габбас хәзрәт Шляпошников белән уздырды.   

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы