Камил хәзрәт Сәмигуллин этнолог Валерий Тишков белән очрашты

25 гыйнвар 2019 ел 17:52
Камил хәзрәт Сәмигуллин этнолог Валерий Тишков белән очрашты

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 19 көнендә, нәзарәттә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия антропологлары һәм этнологлары Ассоциясе президенты Валерий Тишков җитәкчелегендәге делегация белән очрашты. Очрашу барышында кунаклар Татарстан мөселманнары башлыгына 2019 елның 2-6 июлендә Казанда антропология, этнология һәм милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә КФУ базасында Татарстан Фәннәр академиясе ярдәме белән узачак XIII Конгресс турында сөйләделәр.

Бу уңайдан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакларга Татарстандагы дини вазгыять, күпсанлы конфессия вәкилләренең үзара килешеп, дус яшәве серләре, татар милләтенең формалашуында ислам диненең роле, беренче басма Коръәннең Казанда басылуы турында сөйләде:

- Без, татарлар, монда тудык, безнең башка ватаныбыз юк. Без биредә исламны кабул иттек һәм мең елдан артык шушы диндә яшибез. 2022 елда ислам динен рәсми рәвештә кабул итеп яшәвебезгә 1100 ел булачак. Татар халкы ислам дөньясында тирән эз калдырган.

Татарстан мөселманнары исламның хакыйкый кыйммәтләрен һәм традицияләрен ничек саклый дигән сорауга җавап биреп, Камил хәзрәт республикада сыйфатлы дини белем алу һәм аның дәрәҗәсен күтәрү өчен барлык шартлар тудырылуын билгеләп узды. “Күп баскычлы ислам мәгариф системасы татарстанлыларга туган җирләрендә белем алу, Россия һәм татар дини мирасын тирәнтен өйрәнү мөмкинлеген күз уңында тота”, – дип ассызыклады ул.

Валерий Тишков сөйләп узганча, дин белгечләре арасында фәнни эш белән шөгыльләнүчеләр байтак. “Хәзер теология фән буларак танылды, диссертация яклап фәнни дәрәҗәләр алырга мөмкин. Конгресс кысаларында теологлар катнашында түгәрәк өстәл оештыру бик күркәм булыр иде”, – дип теләкләрен җиткерде В.Тишков.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы