Нәзарәттә нәшер ителгән Коръән Төркиядә экспертизаны уңышлы узды

01 февраль 2019 ел 08:14
Нәзарәттә нәшер ителгән Коръән Төркиядә экспертизаны уңышлы узды

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте нәшер иткән Коръән басмасы Төркиядә Кыйраәт һәм Мусхаф (иск. Коръән атамаларының берсе) экспертизасы комитеты Идарәсенең уңай бәясен алды. Бу хакта мөфтияткә Төрек Республикасының Дин эшләре министрлыгында хәбәр иттеләр.

Экспертиза бәяләмәсендә билгеләп үтелгәнчә, “Казан Мусхафы” дип исемләнгән Коръән-Кәрим битләре дөньякүләм кабул ителгән “Әр-Рәсем Әл-Госмани” стандартлары нигезендә тикшерелгән. “Хаталар табылмады, барлык битләр дә бар”, – диелә рәсми документта.

Кыйраәт һәм Мусхаф экспертизасы Комитеты Идарәсе Төркиядә 1889 елда оешкан. Әлеге структура Коръәнне хатасыз бастыруны, аның тәрҗемәләрен, шулай ук хаталы Мусхаф басмалары табылу очракларын күзәтчелек итә. Моннан тыш, Кыйраәт һәм Мусхаф экспертизасы комитеты Идарәсе эшчәнлеге өлкәсенә Кыйраәт турындагы фәнгә караган тикшеренүләр карый.

Татарстан Диния Нәзарәте нәшер иткән Коръән басмасына Төркиядә эшләп килгән махсус оешма тарафыннан бирелгән бу уңай бәяләмә беренче түгел. 2017 елда мөфтият чыгарган Коръән басмасы Россиядә ислам үсеше тарихына кереп калды – ул рәсми рәвештә дөньякүләм стандартларга тәңгәл килә дип танылды. Коръән Сүриянең вакфлар министрлыгы каршындагы Коръән эшләре буенча Югары комиссиясе тикшерүен уңышлы үтеп, халыкара стандартларга яраклык турындагы Шәһадәтнамәгә ия булды. 

Изге Китапны халык арасында популярлаштыру, тәфсирләр әзерләү, Коръән-хафизларның классик мәктәбен торгызу һәм иҗазалы хафизлар булдыру эшчәнлеген Диния Нәзарәте җаваплы, күпьяклы, эзлекле һәм даими рәвештә башкара. Шул рәвешле, Татарстан мөфтияте Россиядә Коръәнне дөрес аңлауга корылган ислам хокукын үстерү өчен фундаменталь җирлек булдыру максатында мөһим эш алып бара. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы карары белән 2019 ел Тәфсир елы дип игълан ителде.

«Казан басмасы» – татар халкының тарихи бренды, Коръәннең дөньядагы иң яхшы басмаларының берсе. Татарларда Коръән бастыру традицияләрен торгызу өстендә дә мөфтият актив эшчәнлек алып бара. 

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы