Мөфти нәзарәттә кунаклар кабул итте

04 февраль 2019 ел 16:51
Мөфти нәзарәттә кунаклар кабул итте

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 29 нчы көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә Дагыстан мөфтие ярдәмчесе Мөхәммәд Магомедов булды.

Мөхтәрәм кунак Татарстан мөфтиенең хәнәфи мәзһәбе галиме, Коръән-хафиз буларак гакыйдә, фикъһе, Коръән гыйлеме, тәфсирләр өлкәсенә кагылышлы фикерләре, Диния нәзарәте нәшер иткән Коръән басмасы кызыксындырды. Нәзарәт бастырган Коръән күптән түгел Төркиядә Кыйраәт һәм Мусхаф (иск. Коръән атамаларының берсе) экспертизасы комитеты Идарәсенең уңай бәясен алды. 

Камил хәзрәт үз чиратында дини мәгърифәтчелек юнәлешендә алып барылган күпкырлы эшчәнлек – татар һәм рус телендә Коръән тәфсире әзерләү, “Хозур ТВ” беренче мөселман телевидениесе тапшырулары белән Россия төбәкләренә чыгу хакында сөйләде. Бүгенге көндә “Хозур ТВ” тапшыруларын кабельле телевидение аша Түбән Новгород, Оренбург өлкәсе һәм Башкортстан мөселманнары карый ала. Мөхтәрәм кунакка мөфти хәзрәт “Хозур” нәшриятында бастырган китапларны бүләк итте. 

Бүген тагын бер чираттагы очрашу нәзарәттә Идел буе мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы әгъзасы, Сарытау өлкәсе Ивантеев районы Знаменский поселогы имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Мостафин һәм “Бест-вей” торак кооперативының Татарстан Республикасындагы вәкиле Нурлбек Дусказиев белән узды. Очрашуда кунаклар Татарстан мөфтиен “Доступное жилье” социаль проекты белән таныштырдылар. Проект Шәригать таләпләренә туры килеп, тораклы булу мөмкинлеген бирү белән кызыклы. Камил хәзрәт Сәмигуллин аны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмалар шурасында җентекләп өйрәнү тәкъдимен җиткерде. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы