“Зәкят” фонды балаларны һәм аларның әниләрен Хиҗаб бәйрәменә чакыра

06 февраль 2019 ел 16:05
“Зәкят” фонды балаларны һәм аларның әниләрен Хиҗаб бәйрәменә чакыра

15 февраль көнне Казанның “Туган авылым” комплексында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды, Халыкара хиҗаб көненә багышлап, балалар һәм хатын-кызлар өчен бәйрәм уздыра. Хәйриячеләр һәм иганәчеләр ярдәме белән оештырыла торган бу чарага фонд карамагындагы балалар һәм аларның әниләре чакырулы. Алар өчен мехенди, шулай ук яулык бәйләү буенча мастер-класслар үткәрү ниятләнә. Моннан тыш, лекторлар чыгыш ясавы планлаштырыла. Бәйрәмдә барлыгы йөздән артык кеше катнашыр дип көтелә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте халыкның социаль яктан якланмаган бик күп катламнарына ярдәм күрсәтү буенча мөһим башлангычларны актив рәвештә гамәлгә ашыра. Әлеге эшчәнлек, нигездә, мөфтиятнең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан башкарыла. Фондның иң мөһим башлангычларыннан берсе – авыру балаларны дәвалауга матди ярдәм күрсәтү буенча махсус программа. Әлеге программа 2016 елдан бирле эшләп килә. 2016 елда «Зәкят» хәйрия фонды акча җәлеп итүгә юнәлтелгән актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә катлаулы диагнозлар белән көрәшүче 39 сабыйның тернәкләнү курсын түләде. 2017 елда барлыгы 57 балага ярдәм күрсәтелде. 2018 елда мәрхәмәтле кешеләр һәм гаммәви мәгълүмат чаралары ярдәмендә 71 баланың тернәкләнү һәм дәвалану курсын, шулай ук 3 сабыйга катлаулы операция бәясен түләү өчен акча җыеп түләде. Фонд канаты астындагы бәләкәчләрнең күпчелеге ДЦПның авыр формаларыннан интегә һәм аз керемле, күпбалалы, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнә.

Авыру балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән тагын бер әһәмиятле проект булып «Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәк» проекты тора. Ул Россия Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантын файдаланып тормышка ашырыла. Татарстан өчен уникаль саналган әлеге проектның 2017 елның ноябрендә башланган беренче сезоны кысаларында 130 гаилә өчен 500ләп дәрес үткәрелде. Яңа сезонда проект «Хәят» исеме астында эшли башлады һәм үзенә йөрүчеләр санын 250 кешегә кадәр арттырды.  Үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Үзәккә йөрү бушлай.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы