IX Бөтенроссия Коръән укучылар һәм хафизлар бәйгесендә илнең 14 төбәгеннән вәкилләр катнашачак

11 февраль 2019 ел 12:02
IX Бөтенроссия Коръән укучылар һәм хафизлар бәйгесендә илнең 14 төбәгеннән вәкилләр катнашачак

21-22 февральдә  IX Казан Бөтенроссия Изге Коръән укучылар һәм хафизлар бәйгесе узачак. Быел ул борынгы Болгар шәһәрендә үткәрелә.

Бәйгедә Россиянең 14 төбәгеннән – Татарстан, Башкортстан, Чечен, Дагыстан, Ингушетия, Кырым республикаларыннан, Ставрополь һәм Пермь крайларыннан, Мәскәү, Чиләбе, Иваново, Саратов, Тула һәм Свердловск өлкәләреннән барлыгы 30га якын кеше катнашыр дип көтелә. Катнашучыларның иң кечесенә 11 яшь, иң өлкәненә – 34.

Чараны Ислам Лигасының Бөтендөнья Коръән-хафизлар һәм Сөннәт эшләре оешмасы, Болгар ислам академиясе, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Коръән нуры» хәйрия фонды оештыра. 

Бәйге ике номинация буенча уздырыла: «Изге Коръәнне дөрес итеп уку» һәм «Изге Коръәнне тулысынча яттан белү». Анда Россия Федерациясе гражданнары булган ир-егетләр катнаша ала. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм акчалата призлар тапшыру күздә тотыла. Моннан тыш, һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр каралган.

Оештыручылар шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында IX Казан Бөтенроссия Изге Коръән укучылар һәм хафизлар бәйгесен иң яхшы яктыртуга бәйге игълан итә. Ул өч номинациядә узачак: «Видеорепортаж», «Интернет-басма», «Басма хезмәтләр». Җиңүчеләргә шулай ук акчалата бүләкләр тапшырылачак. Журналистлар бәйгесенең нәтиҗәләрен чара узып бер ай үткәннән соң игълан итү планлаштырыла. Эшләрне түбәндәге электрон почтага җибәрү сорала: svet.korana@yandex.ru. Барлык сораулар буенча элемтәгә керү өчен телефон: +7 (903) 305-22-64.

Оештыручылар теләге булган һәркемне Коръән-хафизлар бәйгесен күрергә чакыра. Бушлай хәрәкәт итү чарасы – трансфер булдырылачак. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: +7 (987) 296-48-45 (Илдар хәзрәт).

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен теркәү 20 февральгә кадәр түбәндәге телефон буенча алып барыла: +7 (903) 305-22-64 (Алинә Бикмуллина).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы