Хөкем ителгәннәрнең балаларына ярдәм күрсәтү турында «Ярдәм» мәчетендә фикер алыштылар

12 февраль 2019 ел 17:44
Хөкем ителгәннәрнең балаларына ярдәм күрсәтү турында «Ярдәм» мәчетендә фикер алыштылар

Бүген Казанның «Ярдәм» мәчетендә авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә багышланган җыелыш уздырылды. Чарада Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов, Татарстан Республикасында терроризмга каршы комиссия җитәкчесе Илдар Галиев, ТР Президенты Аппаратының дини оешмалар белән багланышлар буенча департаменты киңәшчесе Рамис Хисмәтуллин, Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе башлыгының дин тотучылар белән эшне оештыру буенча ярдәмчесе Рафаил Дәүлиев, “Социаль тернәкләндерү һәм яраклашу үзәге” автономияле коммерцияле булмаган оешма директоры Азат Гайнетдинов, шулай ук хәйрия җәмгыятьләре җитәкчеләре, активистлары һәм волонтерлары катнашты.

Очрашуда катнашучылар катлаулы тормыш хәленә төшкән гаиләләрнең балаларына, шул исәптән әти-әниләре хөкем ителгән сабыйларга адреслы матди, социаль-психологик һәм тернәкләнү ярдәмен күрсәтү белән бәйле актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Илдар хәзрәт Баязитов билгеләп үткәнчә, бүген хөкем ителгәннәрнең гаиләләре җитди рухи һәм психологик ярдәмгә мохтаҗ. Аның сүзләренчә,  хәзерге вакытта әлеге гаиләләр белән турыдан-туры эшләячәк, аларга рухи әңгәмәләр үткәрәчәк дүрт имамны сайлау эше бара.

Искәртеп узыйк: Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып 2016 елдан Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән республиканың төзәтү колонияләрендә җәза үтүче мөселманнар белән актив рәвештә тәрбия эше алып бару буенча хезмәттәшлек тора. Хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак республиканың барлык колонияләрендә гыйбадәт кылу бүлмәләре булдырылган. Аларга намаз укучы, ураза тотучы һәм шәригать кануннарын үтәүче биш йөздән артык тоткын йөри. Һәрбер төзәтү учреждениесенә тәҗрибәле, махсус белем күнекмәләренә ия имамнар беркетелгән, алар Җәзаларны үтәү федераль хезмәте вәкилләре белән тыгыз багланышта тоткыннарны дини яктан тәрбия кылу буенча зур эш алып баралар. Моннан тыш, тоткыннарны тикшерү узган дини әдәбият белән тәэмин итү, мөселман бәйрәмнәре уңаеннан чаралар оештыру, шулай ук вәгазь кичәләре һәм Коръән укучылар конкурсы үткәрү буенча эш җайга салынган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы