Татар галиме һәм дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган джиу-джитсу буенча III Бөтенроссия ярышларына әзерлек дәвам итә. Татарстан Диния Нәзарәтендә аны оештыру буенча чираттагы киңәшмәдә ярышларның төп бүләге – хаҗга юллама янына тагын бер олы приз өстәлде. Җиңүчеләр арасында жирәбә тартып хаҗга юллама иясе билгеләнгәч, шундый ук ысул белән кече хаҗ – гомрәгә дә юллама уйнатылачак. Оештыру комитетының әлеге карары ярышларда катнашучыларның саны күп булу һәм спортчыларга җиңүгә өстәмә этәргеч бирү максаты белән бәйле. Дин кардәшләребез өчен мондый мөмкинлекне Татарстан мөфтияте һәм республиканың рәсми хаҗ операторы "ДУМ РТ Хаҗ" тудыра. Юлламалар ир-ат спортчылар арасында уйнатылачак. Ярышлар 23 февраль көнне Казанның “Ак барс” көрәш сараенда ачылачак. Алар ир-атлар һәм хатын-кызлар (2000 ел һәм 2000 елга кадәр туучылар) арасында оештырылачак.
Ярышлар татар дин әһеле Мәрҗани исеме белән аталган, чөнки татар галиме атаклы көрәшче, борынгы төрки көрәш төре – “каракаплан” көрәше буенча казанышлары белән билгеле шәхес булган. Джиу-джитсу буенча көрәш үткәрүнең максаты – Шиһабетдин Мәрҗани исемен Татарстанда һәм Россиядә популярлаштыру һәм мәңгеләштерү, шулай ук яшьләр һәм мөселманнар арасында сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү.
Турнир Россиянең җыелма спорт командаларына кандидатлар исемлеген туплау һәм аларны халыкара спорт ярышларында Россия данын якларга әзерләү максатыннан уздырыла. Шунысы куанычлы, Россия дөньяда джиу-джитсу үсешенең дәрәҗәсе буенча лидерлар рәтендә. Ярышларда Россиянең көчле спортчылары катнаша – алар джиу-джитсу буенча беренче разрядтан да ким булмаган квалификациягә ия булырга тиеш. Спортчылар 12 үлчәү категориясендә ярышачак: ир-атлар арасында – 56 кг, 62 кг, 69 кг, 77 кг, 85 кг, 94 кг и 94 килограммнан югарырак, хатын-кызлар арасында – 49 кг, 55 кг, 62 кг, 70 кг, 70 килограммнан югарырак.
Үткән ярышларда 2018 елда төп бүләккә 25 яшьлек казанлы Фәрит Кадыйров лаек булган иде, ул 56 кг үлчәү категориясендә җиңү яулады. Моннан тыш, ярышта барлык җиңүчеләргә һәрбер үлчәү категориясендә кубоклар, медальләр, дипломнар, шулай ук иганәчеләрдән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең һәм дәгъвәт эшчәнлегенең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Спорт чаралары берләшү, татулыкны ныгытуның һәм яшь мөселманнар мохитендә, шулай ук традицион конфессия вәкилләре арасында дуслыкны һәм аңлашуны ныгытуның мөһим бер чарасы булып тора.