Мөфти "Гаилә" мәчетендә вәгазь укыды

14 февраль 2019 ел 09:38
Мөфти "Гаилә" мәчетендә вәгазь укыды

Кичә, 8нче җөмәдәл-ахырда, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның "Гаилә" мәчетендә вәгазь кичәсендә катнашты. Мәртәбәле кунакны сәламләп, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин вәгазь кичәләре, ачык лекцияләр үткәрүнең әһәмиятен билгеләп, мөфти хәзрәткә чакыруны кабул итеп, мәхәллә халкы белән очрашуга килгәне, күпләгән сорауларга җавап бирергә вакыт тапканы өчен рәхмәтләрен белдерде.

Очрашу лекция формасында башланып китте. Иң беренче чиратта Камил хәзрәт хәзерге чорның актуаль мәсьәләсе – Сөннәтне һәм Хәнәфи мәзһәбен саклау, әһле сөннәт вәл-җәмәгать юлыннан тайпылмау мәсьәләләренә игътибарны юнәлтте:

- Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмне күргән шәхесләр, аңардан дәлилләр сорамыйча, “Без ишеттек һәм итагать итәбез”, – дип әйткәннәр. Аллаһы Тәгалә бу кешеләр турында: “Сез кешеләр арасында иң изге, иң хәерле, иң яхшы өммәт булдыгыз”, – дигән. Аларның кайберләре дөньяда ук Җәннәт турында хәбәр алганнар, шуңа да карамастан җәһәннәмнән бик каты курыкканнар. Кайчак алар арасында да кайбер низаглар булган, әмма хаклык өчен алар бер-берсе турында начар сүз, гайбәт сөйләмәгәннәр. Аларның исеме – сәхабәләр. Вакытлар уза торгач, башка кешеләр барлыкка килде. Кемдер динебездә “кадар” (язмыш) дигән әйбер юк дип сөйли башлады, кемдер “Раббыбыз тәхеттә утыра, Ул - җисем, кеше сыман” дип әйтә башлады. Кемдер Раббыбызга әллә нинди сыйфатлар бирә башлады. Әмма аларга каршы тора торган бер төркем бар иде, аның исеме - әһле сөннәт вәл-җәмәгать. Ул – исламның бер мәзһәбе түгел, ул - исламның үзе. Әһле сөннәт вәл-җәмәгать – Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән сүзләр буенча, сәхабәләр ничек гамәл кылган – алар шулай ук ышанган.

Алга таба мөфти хәзрәт сүзен татар халкының ислам дөньясында тоткан урыны һәм татар дин әһелләренең мөселман фикере үсешенә, ислам фәне, мәдәниятенә керткән өлешләренә бәя бирү белән дәвам итте:

- Дөньяда утыз мең китап бастырган тагын берәр башка халык, я милләт бар микән? Без бу кадәр олуг мираска атаклы галимнәребез ярдәме белән ирешкәнбез. Безнең галимнәребез мөселман дөньясының кайсы гына почмакларында танылу алмаган: мисал өчен, тумышы белән Сарман районыннан булган Мөхәммәд Морад Рәмзи хәтта Мәккәдә гарәпләргә дәрес биргән, ә менә Габдерәшит Ибраһимов дәгъвәт белән Япониягә кадәр барып җитеп, анда беренче мәчет салдыруга ирешкән. Уйлап карагыз: Япониядә исламга килгән беренче кешеләр - безнең галимебездән, татар кешесеннән дәрес алганнар. Муса Җаруллаһ Бигиев Мәккәдә ун кыйраәт остазы буларак дәрес биргән. Мәрҗани хәзрәтебезнең эшчәнлеге хакында аерым лекция багышларга мөмкин: аның китаплары белән хәзер Әл-Әзһәрдә, ЮАРда, Истанбулда, Пакьстанда укытылу үзе генә дә ни тора!

Алга таба вәгазьдә сүз Пәйгамбәребезнең ﷺ күркәм әхлагы, динебездә сөннәт гамәлләр, ислам гакыйдәсе һәм фикъһе буенча мәсьәләләрне өйрәнү, Хәнәфи мәзһәбендәге дәлилләргә ачыклык кертү белән дәвам итте. Сорауларга килгәндә, алар ислам дин гыйлеменең барлык өлкәләрен колачлады диярлек, мисал өчен: “Ястү намазыннан соң витыр вәҗеб намазын укып куябыз. Ә төнлә тәһәҗҗүдкә торгач, кабаттан витыр намазын укырга кирәкме?”, “Зиратта җеназа намазын укырга мөмкинме? Намазда хатын-кызлар катнаша аламы?”, “Мосафир намазларны ни рәвешле кыскартып укырга тиеш? Мосафирлык хөкеме ничә чакрымлык юлга чыккач керә?”, “Өйдә музыка коралларын саклауга динебез ничек карый? Гомумән, музыкага карата ни диярсез?”, “Өшкерү белән дәвалау хакында тәфсилләбрәк сөйләп уза алмассызмы?”, “Хатын-кыз үзе генә хаҗга бара аламы?”, “Мөселманнар өчен танышу үзәкләре хакында ни диярсез? Алар динебез кушканча эшләсен өчен, нинди таләпләрне үтәргә тиешләр?”... Моннан тыш, Камил хәзрәткә ислам тарихына кагылышлы сорауга да ачыклык кертергә туры килде: “Бүгенге көндә Казанда Дәрвишләр бистәсе бар. Анда, дөрестән дә, дәрвишләр яшәгәнме?”, “Без Казан ханлыгы вакытында сәедләр булганын беләбез. Бүгенге көндә Татарстанда сәедләр бармы?” һ.б. шундый сораулар яудырдырлар. 

Динебез кыйммәтләре хакында тирән нигезле, эчтәлекле һәм аңлаешлы аңлатмалар бирү белән дәвам иткән вәгазь кичәсе сәгать ярым дәвам итте. Бу вакыт аралыгында Камил хәзрәт утызлап сорауга җавап бирергә өлгерде. Йөзгә якын катнашучылар арасында – яшүсмерләрдән алып аксакал өлкәннәргә кадәр бар иде. Әлбәттә, очрашуны социаль челтәрләр аша турыдан-туры эфирда караган кардәшләребез дә дистәләгән булды.

Очрашу җәмгыятьтә тиз арада популярлык казанган Гашыйклар көненең әхлаксызлыкны пропагандалаучы бәйрәм булуы хакында нәтиҗә ясау белән төгәлләнде: “Әлеге бәйрәмнең рухи эчтәлеге – әхлаксызлыкка корылган, ул зина кылуны, никахсыз тормышны, хәтта бер җенес вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрне хуплауга китерә. Әгәр дә алай түгел икән, нигә соң ул алайсам Гаилә көне яки Ир һәм хатын көне дип аталмый? Шулай булса, ул мантыйкка ярашлы булыр иде. Җәмгыятебездә болай да әхлакый нигезнең һәм гаиләләрнең нык булмавын истә тоткан хәлдә, әлеге ялган бәйрәм гаилә кыйммәтләрен тагын да ныграк какшатуга хезмәт итә һәм хәтта җенесләр арасындагы мөнәсәбәтләргә романтиклык өстәп, бергә тору төшенчәсенә бик җиңел, сай карый. Россиядә мөселман һәм православие динендәгеләрнең үз гаилә традицияләре бар, аларны чит йогынтылардан саклау тиешле”, – дип ассызыклады Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы