Мөслим имам-мөхтәсибе һәлак булды

15 февраль 2019 ел 09:32
Мөслим имам-мөхтәсибе һәлак булды

Бүген иртән, 5 сәгать 33 минутта, фаҗигале рәвештә, автоһәлакәткә юлыгып, Мөслим районы имам-мөхтәсибе Венер (Габделкәрим) хәзрәт Моратов арабыздан китте. Хәзрәткә 36 яшь иде, аның тормыш иптәше һәм алты баласы калды. Мөхтәсибәт җитәкчесе вазифаларын ул 2017 елның июнь аеннан бирле уңышлы башкарып килде. 

Мөхтәрәм хәзрәтнең вафаты сәбәпле, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аның гаиләсенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты. Кайгынамәдә ул болай диде: "Татарстан имамнарын бүген янә кайгылы хәбәр басты – безнең арабыздан Мөслим районы имам-мөхтәсибе Венер хәзрәт Моратов китеп барды. Хәзрәткә 36 яшь иде, аның тормыш иптәше һәм алты баласы калды. Кичә ул РИИда магистрлык диссертациясен уңышлы яклады. Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмнең гаиләсенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Аллаһы Тәгаләдән аның гөнаһларының гафу итүен һәм Үзенең киң рәхмәтеннән ташламавын сорыйм. Хакыйкатьтә, без барыбыз да Раббыбызга кайтачакбыз, Ул безне яралтты, безгә гомер бирде һәм аны алачак та, шуңа Аллаһының рәхмәтенә өмет баглап шушы югалту ачысын сабырлык белән кичерергә тиешбез.

Хөрмәтле хәзрәтебезнең көтелмәгән үлеме безгә сабак булсын, чөнки үлем һәрберебезгә уйламаганда киләчәк һәм аннан котылу юк. Без озак яшәрбез, күп эшләр майтарырга җитешербез, дип хаталанабыз, әмма тормышыбыз исә теләсә кайсы мизгелдә өзелергә мөмкин. Шуны истән чыгармасак иде. Ихлас күңелдән Аллаһыга мөрәҗәгать итәм: Раббыбыз тереләрнең һәм вафат булучыларның, якында һәм бездән еракта булганнарның, яшьләрнең һәм өлкәннәрнең гөнаһларын гафу итсен! Раббым, тормыш бүләк иткән һәр бәндәңә ислам белән яшәп, иман белән Ахирәткә күчүне насыйп ит..."

Моннан тыш, мөфти хәзрәт карары белән Диния нәзарәтендә мәрхүмнең гаиләсенә оештыру һәм матди яктан ярдәм итү чаралары күрелде: мөфтияттән күләмле финанс ярдәм бүлеп биреләчәк, шулай ук имам-мөхтәсибләр һәм мөфтият хезмәткәрләре арасында акча җыю игълан ителде.

Дин кардәшләребезнең күпсанлы мөрәҗәгатьләрен искә алып, нәзарәтнең "Зәкят" хәйрия фонды тарафыннан шулай ук аерым хисап счеты ачылды. Теләгән һәркем түбәндәге реквизитлар буенча шулай ук ярдәм җибәрә ала: 

Для юридических лиц:

Благотворительный Фонд «Закят»

ИНН/КПП 1655068682/165501001

ОГРН 1091600003153 ОКПО 63107012

р/с № 40703810662190000765

(Советское отделение № 6669/015 СБ РФ г. Казани)

ОСБ БАНК ТАТАРСТАН № 8610 г.Казани

к/с: 30101810600000000603 БИК: 049205603

Юридический адрес: 420111, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6

 Для физических лиц:

Карта Сбербанк 5336 6900 0273 6009 на имя Марданова Булата Раифовича.

Обязательно указать назначение платежа: для семьи Муратова Венера Мунировича.

Мәрхүмгә җеназа намазы иртәгә сәгать 10.00да Минзәлә районы Аю авылында булачак. Аны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин уздырачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы