Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән «Оедым мин ошбу имамга…» иҗади конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.
Бәйге җәмгыятьтә имамнарны борчыган мәсьәләләргә игътибарны җәлеп итү, дин әһелләренең абруен күтәрү максатыннан үткәрелә. Бәйге мәчет имамнарының эшчәнлеген уңай яктыртуга юнәлдерелгән.
Конкурс нәтиҗәсендә иң яхшы 5 иҗади эш билгеләнәчәк. Авторларның хезмәтләре киләсе номинацияләрдә бәяләнәчәк: «Иң яхшы телевизион материал», «Иң яхшы радиорепортаж», «Басма чарада иң яхшы язма», «Иң яхшы интернет-язма», «Иң яхшы фото/видеоретортаж».
Һәр номинациядә бер җиңүче һәм призерлар (2,3 урын) билгеләнәчәк - аларга дипломнар һәм АКЧАЛАТА ПРЕМИЯЛӘР тапшырылачак. "Иң яхшы фото/видорепортаж" номинациясендә бер җиңүчене билгеләү күздә тотыла. Конкурста рус яки татар телләрендә чыккан материаллар катнаша ала. Шунысы үзенчәлекле: конкурста бер автор үзен берничә номинациядә сынап карарга мөмкин.
Гаризалар 2019 елның 1 июленә кадәр Казан, Габдулла Тукай урамы, 38 йорт, ТР МДН матбугат хезмәтендә кабул ителә. Катнашып калырга ашыгыгыз, дуслар!
Конкурсның нигезләмәсе белән түбәндә танышырга мөмкин.