"Казан басмасы" хәзер айфонда!

21 февраль 2019 ел 14:22
"Казан басмасы" хәзер айфонда!

Тәфсир елында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты яңа мобиль кушымта эшләп чыгарып, iOS җайланмаларыннан файдалану өчен Коръәннең электрон версиясен "кертте". Әлеге кушымтага нигез итеп – нәзарәттә әзерләнеп бастырылган, Сүриянең вакыфлар министрлыгы каршындагы Коръән эшләре буенча Югары комиссиясе тарафыннан Халыкара стандартларга туры килү турында Таныклыкка ия булган һәм Төркиядә Кыйраәт һәм Мусхаф (иск. Коръән атамаларының берсе) экспертизасы комитеты Идарәсендә уңай бәяләнгән Коръән басмасы алынган. Махсус мобиль кушымта теләгән һәркемгә үз кесә телефонына Коръән китабын күчереп куярга мөмкинлек бирә.

Коръәннең «Казан басма»сы мобиль кушымтасын App Store аша iOSта эшли торган мобиль җайланмаларга урнаштырырга мөмкин. Аны iPhone, iPad һәм iPod touch өчен шушы сылтама буенча урнаштырырга була: https://itunes.apple.com/ru/app/%D0%BA%D1%83%D1%80%D1%8A%D0%B0%D0%BD/id1448097524?mt=8

Киләчәктә Коръәннең “Казан басмасы”н Google play платформасы өчен дә эшләп чыгару ниятләнә.

«Казан басмасы» – татар халкының тарихи бренды, Коръәннең дөньядагы иң яхшы басмаларының берсе. Татарларда Коръән бастыру традицияләрен торгызу өстендә дә мөфтият актив эшчәнлек алып бара. Көнчыгышта болай дип әйтәләр: “Коръән Хиҗазда иңгән, Мисырда укылган, Истанбулда язылган һәм Казанда басылган”. Борынгы гыйбарә бүгенге көндә янәдән үз актуальлеген кайтара бара.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы