Диния Нәзарәте Президиумы Милли Шурага Татар халкының үсеш Стратегиясе буенча тәкъдимнәрен юллады

21 февраль 2019 ел 14:40

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 16нчы көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Президиумының чираттагы утырышы узды. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти урынбасарлары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, Илфар хәзрәт Хәсәнов, Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, шулай ук нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов һәм Президиум әгъзалары итеп сайланган имам-мөхтәсибәтләр катнашты. Көн тәртибендәге төп сорауларның берсе булып Татар халкының үсеш стратегиясендә исламның катнашын көчәйтү максатыннан әлеге документны эшләүчеләргә рәсми мөрәҗәгатьне кабул итеп җибәрү иде. Президиум әгъзаларын иң борчыганы – бу стратегиянең беренчел эскизларында татар халкын саклау факторы буларак ислам диненең игътибардан чыгарылуы.

Президиум әгъзалары билгеләп узганча, 2017 елда Татарстанда татар милли мәсьәләсе кискен итеп куелган чакта, Диния Нәзарәте татар милли үзаңны һәм үзенчәлекләрне саклап калу миссиясен үз өстенә кабул итә һәм бөтен эшчәнлеген татар телен өйрәтү һәм өйрәнү, татар рухи мирасын торгызу, милли зыялылар катламын тәрбияләү бурычлары белән бәйләнештә тормышка ашыра башлады. Моннан тыш, Стратегия проектында урын алган бөтен өлешләрдә дә – мәгариф, мәдәният, мәгълүмати мохит һәм традицияләрнең тормышчан мохитен булдыру өлкәләрендә – мөфтиятнең шактый тәҗрибәсе бар. Шулар рәтендә: Россиядә иң яхшылардан саналучы дини мәгариф системасын булдыру, татар мәктәпләрен ачу, мәчетләрдә татар теле курслары оештыру (2018 ел нәтиҗәләре буенча курслар 900 гә якын кешене һәм республика буенча 20 мәчетне колачлады) һәм татар телен өйрәтү өчен уку әсбапларын әзерләү; актив нәшрият эшчәнлеген алып бару (2018 елда барлыгы 53 исемдәге китап дөнья күрде. Аларның гомуми тиражы 212 932 данәне тәшкил итте), татар телендә массакүләм мәгълүмат чаралары чыгару (“Шура” альманахы, “Дин вә Мәгыйшәт” газетасы, “Азан” радиосы, “Хозур ТВ” мөселман телеканалы, нәзарәтнең рәсми сайты), социаль челтәрләрдә эшләү; татар-мөселман мәдәниятен саклап калу максатында «ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә»не эшләү һәм аны уңышлы итеп тормышка ашырып бару һ.б. Хәзрәтләр бу тәҗрибәне исәпкә алып, Стратегиядә исламның катнашын көчәйтү мөмкинлеген карау мәсьәләсен кузгатты.

«Россиядәге 85 Диния нәзарәтенең күпчелек өлешен татар Диния нәзарәтләре тәшкил итә, илдәге 8 мең мәчетнең 4 меңгә якыны – шулай ук татар мәчетләре. Минемчә, боларны исәпкә алырга кирәк. Татарны элек-электән дин саклап килгән. Максатыбыз – дини оешмаларны татар милләтен саклауга җәлеп итү. Хәзерге вакытта Татарстаннан читтә урнашкан төбәкләрдә татар мәктәпләре ябыла, мәчетләрдән кала, милләтебезне тагын нәрсә саклый ала соң?», – дип билгеләп узды Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Милләтне авыл саклый, дибез. Бүген Россиядә төрле хәлдәге 5 меңгә якын татар авылы исәпләнә. Аларның һәркайсында авыл советы, мәктәп булмаска мөмкин, әмма күпчелегендә мәчет бар! Авыл халкы белән дә имамнар эшли.  Шуңа күрә бүген татар мәчетенең статусын күтәрү, анда эшли торган кадрларга шартлар булдыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк»,  – диде.

Президиум әгъзалары шулай ук бүгенге көндә татарларны бары тик туган тел тирәсендә генә берләштерү мөмкин түгел, дигән фикердә тора – милләттә татар телен белү һәм куллану даирәсе бик тар. Ислам исә чит төбәкләрдә һәм илләрдә яшәүче татар гаиләләрендә сакланган. Димәк, ислам – татар халкын берләштерүдә беренчел факторга ия, дип басым ясадылар алар. Моннан тыш, алар Россиянең күпчелек мөфтиләре һәм имамнары татар милләтеннән булуын һәм күп очракта төбәкләрдә милли автономияләрне җитәкләгәннәрен искә алдылар. Имамнар шулай ук татар мөселманнарының бөтен дөньяга таныш һәм милли үзаңны уятырдай үз брендларын да барладылар– Коръәннең “Казан басмасы”, “Казан – мөселман дөньясының төньяк башкаласы”, Болгар, Шиһабетдин Мәрҗани һ.б. Президиум әгъзалары фикеренчә, Стратегиянең кайбер өлешләре “Ислам һәм татар дөньясы” концепциясе, шулай ук “Россия мөселманнарының социаль доктринасы” документларына нигезләнеп язылырга мөмкин, дингән фикер дә белдерделәр. Шуларны исәпкә алып, хәзрәтләр атаклы галим Мөхәммәд Морад Рәмзинең «Тәлфикъ әл-әхбар вә тәлких әл-асар фи вәкаигъ Казан вә Болгар ва мөлүкәт-татар» (1908) хезмәтендә язылган "Татарлар һәрвакыт сөнниләр, мәсләктә матуридилар һәм гамәл кылуда хәнәфиләр булганнар" дигән сүзләрен китерә һәм әлеге тезисның идеяләре Стратегиядә дә урын табарга тиешлеген ассызыклый. 

Милли Шурага юлланган Мөрәҗәгатьтә Статегия проектын әзерләү эшчәнлегенә җәлеп ителгән иҗтимагый институтлар исемлегенә ТР мөселманнарының Диния нәзарәтен, төбәк мөфтиятләрен һәм мөселман дини оешмаларны кертү, документның программалы базасына «Ислам һәм татар дөньясы» концепциясен һәм «ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә»не өстәү, стратегиянең рухи базасын исламның Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе яссылыгында карау, мөселман дөньясы белән якынаю һәм башка тәкъдимнәр урын алган.

Мөрәҗәгать ТР мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы әгъзалары тарафыннан расланды һәм Милли Шура рәисенә юлланды. 

Очрашуда Президиум әгъзалары шулай ук балага исем кушу, никахларны һәм җеназаларны теркәү кенәгәләренең макетларын раслады. Күптән түгел кабул ителгән  "ТР МДН имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә”дә никахларны, исем кушуны һәм җеназаларны Диния нәзарәтенең метрика кенәгәсендә теркәү каралган. Болай итү Татарстандагы мөселман гаилә статистикасын алып барырга мөмкинлек бирәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана