Мөфти Дагыстан галиме белән очрашты

22 февраль 2019 ел 17:26
Мөфти Дагыстан галиме белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагыстанның танылган дин галиме Алигаджи Сайгидгусейнов белән очрашты.

Якыннан аралашу, ислам фәннәре буенча фикер алышуга корылган чара Татарстан мөфтиятендә узды.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан җирлегендә ислам тарихы, аерым алганда татар халкының ислам дөньясында тоткан урыны, казанышлары хакында сөйләде. Мөфти хәзрәт кунакны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге белән таныштырды, атаклы татар галимнәре турында сөйләде. Шулай ук Галимҗан Барудиның яшәгән йортын, ул эшләгән “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен күрсәтте.

Җылы, дусларча аралашуны оештырганы өчен, Алигаджи Сайгидгусейнов Татарстан мөфтиятенә рәхмәтләрен җиткерде: “Камил хәзрәтне күптәннән беләм. Мин аның гадилеген яратам. Бүгенге очрашуда ачыктан-ачык итеп күп мәсьәләләрне уртага салып сөйләштек, аерым алганда, ислам гыйлеменә, фәненә караган тәҗрибәне дәвам итү”.

Очрашу барышында Камил хәзрәт Сәмигуллин “Хозур” нәшрияты бастырган җыентык-китапларны бүләк итте, кунак та аңа үзенең соңгы фәнни хезмәтләрен тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы