Татарстан мөфтиенә джиу-джитсу буенча кара билбау тапшырылды

23 февраль 2019 ел 14:18
Татарстан мөфтиенә джиу-джитсу буенча кара билбау тапшырылды


Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин джиу-джитсу буенча 1 дандагы кара билбау иясе булды. Әлеге титулга лаек булуы турындагы сертификатны аңа джиу-джитсу буенча Мәрҗани исемендәге III Бөтенроссия ярышларын рәсми рәвештә ачу тантанасында Россия джиу-джитсу федерациясе вице-президенты Георгий Куковеров тапшырды.

Джиу-джитсуда кара билбау, көрәш сәнгатенең башка күпчелек төрләрендә кебек үк, спортчының югары дәрәҗәдәге техник һәм практик күнекмәләргә ия булуын белдерә. Ул осталык дәрәҗәсенә, ягъни данга ирешүне раслый. 

Шунысын билгеләп узарга кирәк: Камил хәзрәт Сәмигуллин актив рәвештә джиу-джитсу белән шөгыльләнә, шулай ук балачактан (классик) грек-рим көрәше белән кызыксына. 

Искәртеп үтик: джиу-джитсу буенча Мәрҗани исемендәге III Бөтенроссия ярышларында Идел буе, Кавказ, Себер төбәкләре шәһәрләреннән, шулай Мәскәүдән 120ләп спортчы катнаша.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы