Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 21 нче көнендә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә Мөселманнарга психологик ярдәм күрсәтү ассоциациясе вәкилләре килде. Ассоциациянең идарә рәисе Алия (Ольга) Павлова җитәкчелегендәге делегацияне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин каршы алды.
Кунаклар Мөселманнарга психологик ярдәм күрсәтү ассоциациясенең максатлары, бурычлары, юнәлешләре турында сөйләде. Ассоциациягә 2017 елның 29 сентябрендә нигез салына. Ольга Павлова әйтүенчә: “Мөселманнарга психологик ярдәм күрсәтү, социаль эшчәнлек буенча Татарстан мөфтияте үрнәк булып тора һәм бу юнәлештә зур эш башкара”.
Очрашуда Диния нәзарәте һәм Ассоциация белән хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды. Ике иҗтимагый оешма киләчәктә балалар һәм яшьләр, ирләр һәм хатын-кызлар кебек төрле аудиторияләргә белән эшләү буенча уртак проектлар, социаль программаларны тормышка ашыру, гаиләләрне ныгыту өлкәсендә, махсус әдәбият нәшер итү, вебинарлар һәм консультацияләр үткәрү һ.б. мәсьәләләр буенча эшләргә исәпли.