«Хәят» социальләшү үзәгендә үзенчәлекле балалар өчен 555нче дәрес узачак

26 февраль 2019 ел 16:27
«Хәят» социальләшү үзәгендә үзенчәлекле балалар өчен 555нче дәрес узачак

ТР мөселманнары Диния нәзарәте “Зәкят” хәйрия фондының Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Хәят” үзәгендә истәлекле көн якынлаша: иртәгә биредә 555нче дәрес үтәчәк. Әлеге үзәк 2017 елның декабрендә «үзенчәлекле» балаларның физик һәм психик сәламәтлеген ныгыту, аларны социальләштерү, әти-әниләрнең эмоциональ яктан «янып бетү»ен профилактикалау максатыннан булдырылды. Узган сезонда анда Казанның 130лап гаиләсе йөрде. Сабыйларның үсешләрендә уңай динамика күзәтелә: аларның күбесе аралашырга, бер-берсе турында кайгыртырга, дуслашырга өйрәнде. Әлеге үзәккә тулы һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук тәрбиягә алынган 3 яшьтән 27 яшькәчә инвалидлар йөри. Яңа сезонда проект «Хәят» исеме астында эшли башлады. Үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Үзәккә йөрү бушлай.

Түгәрәк датаны Үзәктә үзенчәлекле балалар һәм әти-әниләр өчен ватнапәрвәрлек темасына багышланган бәйрәм чарасы белән билгеләп үтәргә ниятлиләр. Программада – төрле спорт бәйгеләре һәм үзәккә йөрүчеләрдән иҗади чыгышлар.

Чара 14.00дә Казанның Годовиков урамы, 16нчы йорт адресы буенча урнашкан бинада башлана.

Барлык ММЧ вәкилләрен әлеге чараны яктыртуда катнашырга чакырабыз. Аккредитация өчен телефон: +7 (917) 293-97-06 (Резедә Закирова).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы