Татарстан мөселманнары башлыгы Арча мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды

27 февраль 2019 ел 14:19
Татарстан мөселманнары башлыгы Арча мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 22 нче көнендә, Татарстан мөфтие Арча мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр барып кайтты. Биредә ул район хакимияте башлыгы Илшат Нуриев белән күрешеп, төбәктәге дини вәзгыять хакында фикер алышты.

Алга таба дин әһелләре белән җанлы аралашу Арчаның Үзәк мәчетендә дәвам итте. Камил хәзрәт имамнарны сәламләп, гыйлем үзләштерүнең мөһимлеге турында вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен ирештерде. Алга таба көн тәртибендә төп сорау булып яңа мөхтәсибне сайлау торды. Әлеге вазифаларны башкару өчен Камил хәзрәт Сәмигуллин Арча районы мөхтәсибәте уставы таләпләре нигезендә Әлмәт районы имам-мөхтәсибе урынбасары Әмир хәзрәт Миңнемуллинны тәкъдим итте. Имамнар Әмир хәзрәтне бертавыштан сайлады. Мөфти хәзрәтләре аңа яңа эш урынында, динебезне, гореф-гадәтләрне, милли традицияләребезне үстерүдә уңышлар теләде. Җыелыш барышында Татарстан мөселманнары башлыгы  Әмир хәзрәткә дини эшчәнлек алып бару өчен имам-мөхтәсиб вәкаләтләрен раслый торган Шәһадәтнамә тапшырды.

Миңнемуллин Әмир Зөфәр улы чыгышы белән Ярославль төбәгеннән, кечкенәдән үк Арчада яши. Биредә ул мәктәптә, мәчеттә белем ала. Аннары Төркиядә тәхфиз – Коръән ятлау курсларында укый. Казанда "Ислам динен кабул итүгә 1000еллык" мәдрәсәсе һәм Уфа мәдрәсәсен тәмамлый. Бүгенге көндә РИИда укуын дәвам итә. Өйләнгән.

Моннан тыш, Камил хәзрәт Сәмигуллин 20 ел дәвамында мөхтәсибәт белән җитәкчелек иткән Раил хәзрәт Гыйләҗевка рәхмәт белдерде һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Татарстан өммәте үсешенә керткән өлеш өчен" медален тапшырды.

Утырыш барышында Арча мөхтәсибәтенең мәчетләр саны буенча республикада беренче урында торуы ассызыклап үтелде – аларның саны 80нән артык. Мәчетләр каршындагы курслар 15 ел дәвамында эшләп килә. Шулай ук Арча Җәмигъ мәчетендә ремонт эшләрен башкаруда үз ярдәмнәрен күрсәткән иганәчеләргә, бу эшне оештырып җибәргән хакимият башлыгы Илшат Нуриевка рәхмәт белдерделәр. Җыелыш Коръән аятьләре укылып, дога кылу белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы