Үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Хәят” үзәгендә "юбилей" билгеләп үтелде

27 февраль 2019 ел 16:44
Үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Хәят” үзәгендә "юбилей" билгеләп үтелде

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 22нче көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте “Зәкят” хәйрия фондының Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Хәят” үзәгендә кечкенә генә “юбилей” билгеләп үтелде: биредә тәрбияләнүчеләрне 555нче дәрескә җыйдылар.  Әлеге үзәк 2017 елның декабрендә «үзенчәлекле» балаларның физик һәм психик сәламәтлеген ныгыту, аларны социальләштерү, әти-әниләрнең эмоциональ яктан «янып бетү»ен профилактикалау максатыннан эшли башлады һәм шактый уңышларга иреште.

“Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов сүзләренә караганда, үзәккә йөрүче сабыйлар аралашырга өйрәнде, үзләренә яңа дуслар тапты. Моннан тыш, быел алар өчен яңа дисциплина – өй, хуҗалык эшләре дәресе кертелде. Бу дәрес балаларда мөстәкыйльлек күнекмәләрен тәрбияләүне максат итеп куя.

Үзәккә йөрүче сабыйлар һәм аларның әти-әниләре истәлекле көнне ватнапәрвәрлек темасына багышланган бәйрәм чарасы белән билгеләп үтте. Дефектолог Ирина Җиһаншина җитәкчелегендә балалар өчен көчне һәм җитезлекне сынауга юнәлтелгән төрле спорт бәйгеләре оештырылды. Моннан тыш, үзенчәлекле сабыйлар үзләре дә иҗади чыгышлар әзерләгән: алар батырлыкка багышланган шигырьләр сөйләде һәм күмәкләшеп җыр башкарды.  

Үзенчәлекле балаларның әниләре дә үзәккә йөрү дәвамында алган кичерешләре белән уртаклашты.

«Улыма 15 яшь. Аңа үзәккә йөрү бик ошый, – дип сөйләде Наилә Насыйбуллина. – Без спорт, җыр һәм кул эшләре дәресләренә йөрибез. Яңа дуслар да таптык. Биредә әниләргә ял итү өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган. Үзем тегү түгәрәгенә яратып йөрим. Өйдә тегеп утырырга җай юк, бар вакытымны балама багышлыйм. Монда исә без чын-чынлап ял итәбез. Биредә балама да тыныч. Белгечләргә ышанам, волонтерлар да булдыра! Пилатеска йөрибез, психолог, косметолог, юрист һәм башка белгечләр белән киңәшләшәбез. Үзем дә мине тулысынча аңлый торган яңа дуслар таптым».

– Үзәк турында мин башка әниләрдән белеп алдым, – дип уртаклашты Миләүшә Сафина. – Мин спорт белән шөгыльләнергә яратам. Әмма үзенчәлекле бала әнисенең өйдә физик күнегүләр ясарга вакыты калмый. Биредә андый мөмкинлек бар.  Безгә шулай ук парфюмерия, бизәнү буенча да дәресләр бирделәр. Безгә бик ошый.

Узган сезонда Үзәккә Казанның 130лап гаиләсе йөрде. Сабыйларның үсешләрендә уңай динамика күзәтелә: аларның күбесе аралашырга, бер-берсе турында кайгыртырга, дуслашырга өйрәнде. Әлеге үзәккә тулы һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук тәрбиягә алынган 3 яшьтән 27 яшькәчә инвалидлар йөри. Яңа сезонда проект «Хәят» исеме астында эшли башлады. Үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Үзәккә йөрү бушлай.

Әгәр сезнең дә Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Хәят” үзәге дигән зур гаиләнең бер әгъзасына әвереләсегез килсә,   +7 (987) 275-29-59 (Майя Борһанова) телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була. Шалтыратып язылганнан соң, сез Үзәктә узачак дәрескә бара алачаксыз.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы