Мәдинәдә Россия мөселман әдәбиятын ТР мөфтияте басмалары тәкъдим итә

28 февраль 2019 ел 14:39
Мәдинәдә Россия мөселман әдәбиятын ТР мөфтияте басмалары тәкъдим итә

Мәдинә шәһәрендә (Согуд Гарәбстаны Корольлеге) Студентларның Дөнья халыклары фестивале кысаларында оештырылган күргәзмә ачылды. Фестивальдә дөньяның 90нан артык иле – Россия, Кытай, Пакъстан, Бельгия, Бөек Британия, Нигерия, Мексика, Кыргызстан, Төркия, Швеция һ.б.лар катнаша.

Россия мөселманнарының һәм татарларның бай мәдәнияте белән фестивальдә Мәдинә ислам университетында белем алучы Татарстан егетләре таныштыра. «Татарстан» экспозициясе кысаларында алар Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан бастырылган мөселман әдәбиятын тәкъдим итә. Фестивальдә катнашучыларны, аерым алганда, күренекле татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗаниның алты томлык җыентыгы, халыкара стандартларга туры килүе турында Шәһадәтнамәгә ия  Коръән басмалары, Абу Мансур әл-Матуридиның гакыйдә мәсьәләләре турындагы “Китаб ат-Тәүхид” фундаменталь хезмәте һәм башка китаплар аеруча кызыксындырды. Күргәзмәдә барлыгы 20ләп исемдәге басма тәкъдим ителә.

Фестиваль, Мәдинә ислам университеты тарафыннан, вуз студентларының рухи һәм мәдәни үсеше өчен уңайлы шартлар булдыру максатыннан, уздырыла. Студентларның һәркайсы үз халкының мәдәнияте һәм милли традицияләре турында сөйләячәк. Күргәзмә 9 мартка кадәр эшләячәк.

Нәшрият эшчәнлеге ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалу өлкәсендәге өстенлекле эш юнәлешләренең берсе булып тора. Әлеге эшчәнлек “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан гамәлгә ашырыла. Мөселманнарның аң-белемен күтәрү, милли мәдәниятне, традицияләрне, өммәтнең интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерүнең мөһим факторы буларак, китап укуга кызыксынуны арттыру максаты белән, 2018 елда нәшриятта барлыгы 53 исемдәге китап дөнья күрде. Аларның гомуми тиражы 212 932 данәне тәшкил итте. Басмаларның төп өлеше (гомуми санның яртысына якыны) классик мөселман һәм татар дини-илаһият мирасына караган хезмәтләрне тәшкил итә һәм Әбу Хәнифә, Матуриди, Тәхави, әл Газнави, Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, К.Насыйри, Ә.Максуди, Г.Карабаш һ.б. авторларның хезмәтләреннән тора. 

Мөфтият һәм “Хозур” нәшрият йорты эшчәнлегенең тагын бер мөһим эш юнәлеше булып дәреслекләр һәм уку-укыту басмалары нәшер итү тора.  Узган елда мәдрәсәләр, югары уку йортлары, имамнар өчен 21 уку һәм методик әсбап, киң катлам укучылар өчен исламның хакыйкый традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен аңлатучы фәнни-популяр китаплар нәшер ителде. Шунысы әһәмиятле, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте аерым игътибарны ислам динендә беренче адымнарын ясаучыларга юнәлтә. Алар өчен “Хозур” нәшрияты фикъһе, гакыйдә, сира һәм башка фәннәргә караган китаплар әзерләп дөньяга чыгарды. Мисал өчен, быел «Ислам в 75 уроках», «Ислам дине нигезләре», «Расскажи мне об Исламе», «Ислам турында сөйләшик», «Сорок основных хадисов ханафитского мазхаба о вопросах поклонения» һәм башка татар һәм рус телләрендә китаплар нәшер ителде. 2018 елда бастырылганнар рәтенә шулай ук ислам тарихы буенча хезмәтләр һәм сүзлекләр керә.

Татар халкының бай дини мирасын саклау, мөселманнарга Хәнәфи мәзһәбенең абруйлы чыганаклары белән танышу мөмкинлеген булдыру, шулай ук Ислам дине турында дөрес күзаллау формалаштыру максатыннан, мөфтият тарафыннан Darul-Kutub.com электрон китапханәсе дә актив үстерелә. Сайтта кыйммәтле хезмәтләрне табу гына түгел, аларны онлайн рәвештә уку һәм бушлай йөкләтү дә мөмкин. 2018 елда китапханә фонды сизелерлек дәрәҗәдә баетылды һәм 854 китапны тәшкил итте, араларында сирәк һәм борынгы китаплар да бар.  

Шунысы әһәмиятле: нәшрият эшчәнлеге ТР мөселманнары Диния нәзарәте экспертлары белән тыгыз элемтәдә алып барыла. Бу, үз чиратында, дини әдәбият базарына тикшерелгән һәм идеологик яктан куркынычсыз дини хезмәтләр чыгару мөмкинлеген бирә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы