“Хозур ТВ” эфирга чыгуга – бер ел

01 март 2019 ел 15:17
“Хозур ТВ” эфирга чыгуга – бер ел

Бүген, 1 март көнне, Россиядә беренче мөселман телеканалы буларак “Хозур ТВ” үз тапшыруларын башлап җибәргәнгә нәкъ бер ел тулды.

“Хозур ТВ” телеканалы эшчәнлеге, Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләрендә тәүлек әйләнәсе дини тапшыруларны җиткерү концепциясен беренчеләрдән булып тормышка ашыручы буларак, имин мәгълүмат киңлеген формалаштыруга юнәлдерелгән, ул асоциаль күренешләрдән, радикаль карашлардан азат булып тора.

Бер ел эшләү дәвамында “Хозур ТВ” үз тапшыруларын җиткерү географиясен шактый арттырды: “Таттелеком”, “Уфа-нет”, “Телеком-сервис” операторлары ярдәмендә телеканал Татарстанда, Башкортстан Республикасында, Түбән Новгород, Оренбург, Мәскәү өлкәләрендә һәм Воронеж шәһәрендә күрсәтә. Шулай ук барлык теләүчеләр каналны тәүлек әйләнәсе http://www.huzurtv.ru сайтында карый ала.

Бүгенге көндә “Хозур ТВ”ны Youtube-тагы рәсми канал аша 80 млн тапкыр караганнар һәм аңа ярты миллион кеше язылган.

1 мартка “Хозур ТВ” үзе рус һәм татар телләрендә утызга якын тапшыру эшләп чыгара, мисал өчен: «Әхлак сабаклары», «Ислам без стереотипов», «Просто о главном», «Тәфсир», «Бәрәкәтле гаилә», «Здоровье семьи», «Хәерле сәгатьтә», «Дорога к себе», «Балам-багалмам» һәм башкалар.

“Хозур ТВ” телеканалы командасы якын арада тапшыруларны җиткерү һәм аудиторияне колачлау географиясен киңәйтергә, шулай ук үзе тарафыннан эшләнә торган тапшыруларның санын арттырырга ниятли: алар мөселманнар өчен дә, шулай ук башка дин вәкилләре өчен дә кызыклы һәм файдалы булачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы