Гаилә кыйммәтләрен саклап калу өчен яңа «35/45» мөселман форумы игълан ителә

04 март 2019 ел 11:20
Гаилә кыйммәтләрен саклап калу өчен яңа «35/45» мөселман форумы игълан ителә

ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә яңа эксперименталь проект – 35-45 яшь категориясендәгеләр өчен «35/45» мөселман форумы башлана. Проект Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов юлламасы буенча гамәлгә ашырыла. Ул анда, аерым алганда, гаилә кыйммәтләрен ныгыту буенча бурычларны хәл итүдә дини оешмаларның мөһимлеген билгеләп әйтә: «Актуаль социаль бурычларны хәл итүдә дини берләшмәләрнең әһәмияте арта. Шунысы да мөһим: традицион рухи кыйммәтләргә таянган гаилә һәм никах институтын ныгытуга аерым игътибар бирелә».

ТР Президенты Юлламасында әйтелгән тәкъдимнәрне исәпкә алып, ТР Мөселманнары Диния нәзарәте гаилә һәм гаилә кыйммәтләрен саклап калуга юнәлдерелгән «35/45» мөселман форумын оештыру башлангычы белән чыкты. Исламда ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләр традициясе, мөселман гаиләсендә ир белән хатынның бурыч-вазифалары һәм балалар тәрбияләүнең ислам этикасы – «35/45» мөселман форумы кысаларында шушы төп мәсьәләләр хакында фикер алышу планлаштырыла. Белем бирү программасы фикх дәресләрен үз эченә ала. Шулай ук күренекле мөселман галимнәре, имамнар белән очрашулар, транинглар, фикерләшү мәйданчыклары һәм түгәрәк өстәлләр оештырылачак. Белем бирү дәресләреннән тыш, күңел ачу чаралары һәм экскурсияләр каралган. 

Форум 10-14 апрель көннәрендә Биләрдәге «Фәнсар» фәнни-белем бирү үзәге базасында (Алексеевск районы) уздырыла. Анда катнашуга Россия төбәкләрендә яшәүче ир-атлар һәм хатын-кызлар (бигрәк тә кияүдә булмаган һәм өйләнмәгән затлар) чакырыла. Катнашу өчен сылтама буенча анкета тутырырга кирәк. Белешмә өчен телефон: +7 (843) 237-86-18. Гаризалар 17 мартка кадәр кабул ителә. Оештыручылар сәбәбен аңлатып тормыйча катнашу гаизазасын кире кагу хокукына ия.

Татарстанның мөселман өммәтендә гаилә институтын ныгытуга һәм үстерүгә җаваплылыкны аңлап, ТР мөселманнары Диния нәзарәте бу эшчәнлек өлкәсен үзенең стратегик эш юнәлеше буларак билгеләде. Җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлтелгән чаралар Казыйлар шурасы, Голәмәләр шурасы, нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге, мәчетләр каршындагы гаилә үзәкләре һәм мөфтиятнең Ышаныч телефоны тарафыннан гамәлгә ашырыла. Күптән түгел үз көченә кергән “ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә” дә мөселман гаиләләрен ныгытуга юнәлтелгән: анда гаилә дини йолалары стандартлаштырылган, республика имаманары һәм казыйлары өчен никахны теркәү һәм талак кагыйдәләре билгеләнгән.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы