"Хозур"да Хәнәфи мәзһәбенең нигезле хезмәте басылып чыкты

04 март 2019 ел 11:57
"Хозур"да Хәнәфи мәзһәбенең нигезле хезмәте басылып чыкты

ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең "Хозур" Нәшрият йорты шәех Хәсән бине Гаммәр Әш-Шүрунбүләлинең “Нур әл-изах вә нәҗәт әл-әрвах” китабын бастырды. 

Әлеге хезмәт Хәнәфи мәзһәбендә иң төп китаплардан санала һәм үз эченә тәһарәт (пакьләнү), намаз, ураза, зәкят һәм хаҗ кебек фарыз гыйбадәтләр буенча мәсьәләләрне ала. Инкыйлабка кадәр китап Россиянең бөтен мәдрәсәләрендә өйрәнелгән, бүген исә Татарстан мәдрәсәләре өчен "фикһе әл-гыйбадәт" буенча укук әсбабы буларак тәкъдим ителә. Хәсән бине Гаммәр Әш-Шүрунбүләли үзе (964-1069 ее.) Хәнәфи мәзһәбе мәктәбенең бөек имамы булып тора. Аның китаплары Хәнәфи фикһендә нигезле хезмәтләр санына керә.  "Нур әл-изах" - аның дөньяда иң күп таралыш алып танылган китабы.

“Нур әл-изах вә нәҗәт әл-әрвах” гарәп телендә чыкты. Аны "Хозур" Нәшрият китабының фирма кибетлерендә сатып алып була. Адреслары: Казан, Тукай урамы, 36 йорт һәм Газовая урамы, 14 йорт. Белешмәләр өчен телефон: 89033888633. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы