Мөфти Коръән бәйгесендә җиңүчене хаҗга юллама белән бүләкләде

04 март 2019 ел 15:34
Мөфти Коръән бәйгесендә җиңүчене хаҗга юллама белән бүләкләде

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 27 нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин IX Бөтенроссия Коръән укучылар һәм хафизлар бәйгесендә җиңүче Ильяс Сабиров белән очрашты. Әлеге конкурс 21-22 февральдә борынгы Болгар шәһәрендә үткәрелеп, анда Россиянең 14 төбәгеннән вәкилләр катнашты.

Тумышы белән Буа районыннан булган Ильяс Сабиров әлеге бәйгенең “Кәлам-Шәрифне дөрес уку” номинациясендә җиңү яулады.

Җиңүче хәзерге вакытта Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә белем ала. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның мәгариф буенча урынбасары, БИА, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин шәкерткә киләчәктә дә Коръәнне ятлауда уңышлар теләде.

Бәйгедә җиңүче сөйләп узганча, Ильяс Коръәннең 25 җүзен яттан белә һәм киләчәктә Россия данын халыкара конкурсларда якларга ниятли. Аның Коръән укучылар бәйгесендә чыгыш ясау тәҗрибәсе 2012 елдан килә: ул Россия ислам институтында узган “Җүз-гаммә” бәйгесендә катнашып, Гран-при яулаган. Шулай ук Индонезиядә Коръәннең ун җүзен яттан белү конкурсында, Мароккода “Коръәнне дөрес уку” конкурсында катнашкан.

Кәлам-Шәрифне өйрәнү һәм ятлаудагы казанышларын югары бәяләп, Татарстан мөфтие IX Бөтенроссия Коръән укучылар һәм хафизлар бәйгесендә җиңүче Ильяс Сабировны хаҗга сертификат белән бүләкләде. Ул әлеге юллама белән “Стандарт” программасы буенча хаҗ кыла алачак.

Исегезгә төшерәбез, IX Бөтенроссия Коръән укучылар һәм хафизлар бәйгесе Ислам Лигасының Бөтендөнья Коръән-хафизлар һәм Сөннәт эшләре оешмасы, Болгар ислам академиясе, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Коръән нуры» хәйрия фонды тарафыннан оештырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы