Галиев мәчетендә татар мөслимәләренең гаиләдә һәм өммәттә тоткан урыны хакында фикер алышу узды

06 март 2019 ел 14:00
Галиев мәчетендә татар мөслимәләренең гаиләдә һәм өммәттә тоткан урыны хакында фикер алышу узды

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 29 нчы көнендә, Казанның Галиев мәчетендә «Мөхлисә Буби «феномены», яки татар мөслимәләренең гаиләдә һәм өммәттә тоткан урыны» дип исемләнгән түгәрәк өстәл уздырылды.

Әлеге чара голәмәләр, дин әһелләре һәм мөслимәләрнең гаилә проблемаларын уртага салып сөйләшүе белән аерылып торды. Катнашучылар бертавыштан ел саен уздыру традициягә кертелгән Рәгаиб кичәсе алдыннан гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлдерелгән очрашулар үткәрүнең әһәмиятен билгеләп уздылар. Түгәрәк өстәл утырышына җыелучылар гаилә институтын ныгыту һәм саклап калу, шәригать кануннары буенча гаилә кору мәсьәләләрен күтәрде, ислам дөньясында һәм татар тарихында тирән эз калдырган хатын-кызларны искә төшереп, аерым алганда, бүген тууына 150 ел тулу билгеләп үтелүче Мөхлисә Бубиның тормышы һәм эшчәнлеге хакында сүз алып барылды.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә беренчеләрдән булып сүз Мөхлисә Бубиның мирасы белән якыннан таныш булган галимә, Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты Рафилә Гыймазова сөйләп үтте. Ул XX йөз башында Мөхлисә Буби шәхесе формалашуына күптөрле факторлар йогынты ясаганын билгеләп үтте: барыннан да бигрәк татар әдәбиятында иреккә омтылучы хатын-кыз образы барлыкка килә, мәгърифәтле хатын-кызларга дан җырлана, шул ук вакытта Фатыйма Аитова кебек күренекле җәмәгать эшлеклеләре, җаваплы эштә эшләүче мөслимәләр буыны үсеш ала. Алар яшь буынга белем, тәрбия бирүне, алдынгы карашлы шәхесләр тәрбияләү белән беррәттән, гаилә проблемаларын да күз уңыннан җибәрмиләр. Ризаэддин Фәхреддин сүзләре белән әйткәндә: “Балаларга тәрбия бирә алмаган хатын-кыздан файда юк”. Танылган татар мөслимәләр арасында Мөхлисә Бубый шәхесе аерым урын тота: ул дөньяда беренче казыя һәм Россиядә беренче кызлар мәдрәсәсенә нигез салучы. Моннан тыш, аның фаҗигале язмышы татар хатын-кызлары һәм мәгърифәтчелек тарихында аерым урын тота: нинди генә сынаулар килсә дә, ул диндар, көчле рухлы шәхес булып кала. Рафилә Гыймазова сүзләренә караганда, Мөхлисә Бубиның казыя булып китүе дә тормыш таләбе булып торган: матбугат аша социаль сораштырулар үткәрү, төрле тормыш каршылыклары, Мөслимәләр җыенындагы тәкъдимнәр һ.б. Кайбер газеталарның четерекле сорауларга Мөхлисә Бубиның җавап бирүен сораганнар. Сораулар, билгеле ки, беренче чиратта гаилә мәсьәләсенә кагылышлы булган. Мөхлисә Бубиның тормыш максатлары һәм иҗтимагый эшчәнлегенең төбендә милләткә хезмәт итү яткан – сөйләшүдә катнашучылар бигрәк тә шушыңа игътибар юнәлтте.

Хәзерге чорда хатын-кызның активлыгы нинди сәбәпләр белән бәйле? Гомумән, мөслимәгә бүгенге җәмгыятьтә үз урынын табу кыенмы? Гаиләдә ир-ат һәм хатын-кыз хаклары нидән гыйбарәт? Әлеге һәм башка сорауларга ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмалар шурасы сәркатибе Рөстәм Нургалиев ачыклык кертергә тырышты.

Төп сорауларга күчкәнче, Рөстәм хәзрәт ислам диненең дөньякүләм дин булуын һәм аның барлык халыкларга, милләтләргә җибәрелүен ассызыклап узды. Гаилә төзүнең ике төп кануны бар: ул шәригать нормаларына туры килергә, ир белән хатын арасында төзелергә тиеш.

Голәмалар шурасының җаваплы сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев, әлеге сүзләргә өстәп, өйләнешүчеләр өчен әти-әнинең нәсыйхәте, фатыйхасы булырга тиешлеге, никах укытырга әти-әни рөхсәте булырга тиешлеккә басым ясады. “Кызларны тормышка бирү гаилә җитәкчесе өстендәге вазифа, ул үз кызлары өчен мәһәр күләмен билгели. Әти үз баласына начарлык теләми. Үзе дә ир-ат булган кеше кызына нинди кияү кирәклеген белә. Мәһәрне күп сорарга оялырга кирәкми. Хәзерге ир-атлар, хатыннарына караганда, машиналарына акчаны күбрәк тота. Әз генә җитешсезлекләре булса да кайгыра. Ә хатынның авырып киткәненә ул алай борчылмый, чөнки машинага акчаны күбрәк түләде. Бумы гаделлек?” – дип сөйләде ул.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова сүзләренчә, “мөслимәләр дөрес модельле гаиләдән чыксалар, гаилә коргач проблемалары булмый”. Ул әйтеп узганча, гаилә мәсьәләсенә килгәндә, хәзерге кызлар кияүгә чыгарга әзер түгел: “Хәзер 22 яшьтә, сәламәт чакта бала табасы урынга хатын-кыз карьера ясарга омтыла. Кыз бала гаиләдә әни булырга әзерләнергә тиеш. Әни булу вазифасын уңышлы үтеп, балаларны аякка бастыргач кына, хатын-кыз җәмгыять эше белән шөгыльләнә башлый ала”. Моннан тыш, хәзерге вакытта Айгөл ханым Диния нәзарәтенең волонтерлык хәрәкәтендә хатын-кызларның активлыгы турында әйтеп үтте. Моннан тыш, сүз “ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә”нең әһәмияте турында да барды. “Әлеге документ һәрбер хатын-кыз өстәлендә булса иде”, – диде ул. Нигезләмә өстендә казыйлар, голәмалар зур эш башкарды.

2018 елда казыйлар халыктан кабул ителгән барлыгы 500 мөрәҗәгатьне, шул исәптән гаилә һәм никах мөнәсәбәтләренә кагылышлы мәсьәләләрне, карады. Моннан тыш, тагын 900-дән артык консультацияне казыйлар телефон элемтәсе аша биргән. Һәр бәхәсле эшне караганда, казыйлар гаиләне саклап калу ягында торалар.

2018 елда Казыйлар шурасы эшчәнлеге Татарстанда мөхәкимнәр системасын оештыруга юнәлтелгән мөһим башлангыч белән билгеләнде. Имам-мөхтәсибләрнең компетенцияләрен күтәрү нәтиҗәсендә, халыктан килә торган иң киң таралган бәхәсле сорауларны карау буенча квалификацияле эшчәнлек, хәзер республиканың барлык мөхтәсибәтләрендә тормышка ашырыла. Шул рәвешле, халыкка шәригать мәсьәләләре буенча ярдәм күрсәтү процедурасы сизелерлек дәрәҗәдә гадиләште. Мөхәкимнәр системасының төптән уйланылган булуы турында мөхтәсибәтләрдә урыннарда хакимнәр-казый ярдәмчеләре тарафыннан каралган мөрәҗәгатьләрнең сан күрсәткечләре дә сөйли: барлык мөрәҗәгатьләрнең 40 проценты биредә хәл ителгән.

Казыйлар шурасы һәм һәр казыят каршында шулай ук Гаилә мөнәсәбәтләрен саклау комиссиясе эшләп килә.

Нәзарәтнең Голәмәләр Шурасы тарафыннан эшләнеп, быел республика күләмендә үз көченә кергән «ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә» дә мөселман гаиләләрен ныгытуга юнәлтелгән: анда гаилә дини йолалары стандартлаштырылган, республика имамнары һәм казыйлары өчен никахны теркәү һәм талак кагыйдәләре билгеләнгән.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә яңа эксперименталь проект – 35-45 яшь категориясендәгеләр өчен «35/45» мөселман форумы башлана. Проект Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов юлламасы буенча гамәлгә ашырыла. Ул анда, аерым алганда, гаилә кыйммәтләрен ныгыту буенча бурычларны хәл итүдә дини оешмаларның мөһимлеген билгеләп әйтә: «Актуаль социаль бурычларны хәл итүдә дини берләшмәләрнең әһәмияте арта. Шунысы да мөһим: традицион рухи кыйммәтләргә таянган гаилә һәм никах институтын ныгытуга аерым игътибар бирелә».

Боларга өстәп, ТР Мөселманнары Диния нәзарәте, ТР Президенты Юлламасында әйтелгән тәкъдимнәрне исәпкә алып, гаилә һәм гаилә кыйммәтләрен саклап калуга юнәлдерелгән «35/45» мөселман форумын оештыру башлангычы белән чыкты. Исламда ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләр традициясе, мөселман гаиләсендә ир белән хатынның бурыч-вазифалары һәм балалар тәрбияләүнең ислам этикасы – «35/45» мөселман форумы кысаларында шушы төп мәсьәләләр хакында фикер алышу планлаштырыла. 

Җәмәгать эшлеклесе Әлмирә Әдиятуллина әдәп-әхлак мәсьәләләренә игътибар юнәлтергә өндәде: “Гаилә нигезен әдәп-әхлак тәшкил итә. Милләт киләчәге гаиләдән тора”, – диде ул. Әлеге фикерне куәтләп, Казанның “Туган авылым” мәчете имамы Илнар хәзрәт Зиннәтуллин хатын-кызларның активлыгы, ирләрнең социаль җаваплылыгы мәсьәләләренә тукталып үтте. Очрашуда катнашкан нәзарәтнең кадрлар бүлеге җитәкчесе Ландыш Садыйкова мөслимәләр арасында зур популярлык казанган профессияләрне санап узды – беренче урында мөгаллим, педагог тора. Моннан тыш, “эш бирүчеләрнең пакет кына түгел, социаль гарантия бирүләре мөһим” диде ул.

Исламда хатын-кызга нинди вазифалар йөкләнүе, гаилә кыйммәтләрен ныгытуда диннең йогынтысы турында фикер алышу, күренекле милләт аналары эшчәнлегенә кагылышлы тарихи сәхифәләрне барлауга багышланган очрашуда каләм ияләре спикерларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы