Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар советы әгъзалары карары белән академиянең ректоры булып Данияр Габдрахманов сайланды. Ректорга фәнни һәм белем бирү эшчәнлеге мәсьәләләрен хәл итү йөкләнә. Әлеге бурычлардан тыш, Габдрахманов академиянең финанс һәм халыкара, административ-хуҗалык эшчәнлеген алып барачак, шулай ук аның үсеш стратегиясе һәм программасы өчен җавап бирәчәк. Утырыш академияне гамәлгә куючы өч оешманың вәкилләре – Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары – Рушан хәзрәт Аббясов һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узды.
Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар советы утырышы узды
06 март 2019 ел 17:24
Соңгы яңалыклар
Татарстан мөфтие Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Иҗтимагый советы әгъзалары белән очрашты
17 февраль 2022 ел 08:31
Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты комитеты Дубайда Gulfood халыкара күргәзмәсендә катнаша
16 февраль 2022 ел 12:09
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы