Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар советы әгъзалары карары белән академиянең ректоры булып Данияр Габдрахманов сайланды. Ректорга фәнни һәм белем бирү эшчәнлеге мәсьәләләрен хәл итү йөкләнә. Әлеге бурычлардан тыш, Габдрахманов академиянең финанс һәм халыкара, административ-хуҗалык эшчәнлеген алып барачак, шулай ук аның үсеш стратегиясе һәм программасы өчен җавап бирәчәк. Утырыш академияне гамәлгә куючы өч оешманың вәкилләре – Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары – Рушан хәзрәт Аббясов һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узды.
Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар советы утырышы узды
06 март 2019 ел 17:24
Соңгы яңалыклар
Корылтай делегатлары Мөфтине, аның беренче урынбасарын һәм Баш казыйны сайлады
12 апрель 2021 ел 16:50
Казанда Диния Нәзарәтенең VIII Корылтае узды. Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөфтие итеп сайланды
12 апрель 2021 ел 16:03
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы