Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар советы әгъзалары карары белән академиянең ректоры булып Данияр Габдрахманов сайланды. Ректорга фәнни һәм белем бирү эшчәнлеге мәсьәләләрен хәл итү йөкләнә. Әлеге бурычлардан тыш, Габдрахманов академиянең финанс һәм халыкара, административ-хуҗалык эшчәнлеген алып барачак, шулай ук аның үсеш стратегиясе һәм программасы өчен җавап бирәчәк. Утырыш академияне гамәлгә куючы өч оешманың вәкилләре – Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары – Рушан хәзрәт Аббясов һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узды.
Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар советы утырышы узды
06 март 2019 ел 17:24
Соңгы яңалыклар
Диния нәзарәте резиденциясендә Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл булды
14 гыйнвар 2021 ел 17:23
Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына бурычлар билгеләде
14 гыйнвар 2021 ел 15:26
Марат Әхмәтов мөфтияткә "Татарча әлифба" һәм татарча чыгыш ясау осталыгы буенча ярдәмлекләр тапшырды
14 гыйнвар 2021 ел 14:49
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы