“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәгендә “Бер-беребезгә булышыйк” проекты буенча курслар башлана

13 март 2019 ел 09:58
“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәгендә “Бер-беребезгә булышыйк” проекты буенча курслар башлана

13 мартта Казанда “Бер-беребезгә булышыйк” проекты буенча ике атналык тернәкләндерү курслары башлана. Әлеге проект коляска һәм култык таяклары белән йөрүчеләрне, ДЦП диагнозлы кешеләрне тернәкләндерүгә юнәлтелгән. Тернәкләндерү курслары 13 мартта кичке сәгать дүрттә (16.00) Казан шәһәре, Серов урамы, 4 А адресы буенча урнашкан “Ярдәм” мәчете бинасында тантаналы рәвештә ачыла.

Бу юлы курсларга Санкт-Петербург, Новосибирск һәм Казаннан инвалидлар килә. “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды “Бер-беребезгә булышыйк” проектын 2016 елның февраль аеннан бирле тормышка ашыра. 13 мартта курслар тугызынчы тапкыр җыела.

Әлеге проект Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче инвалидларга төрле яклап тернәкләнү курслары узарга мөмкинлек бирә. Алар курсларда компьютерда эшләргә, үз-үзләрен карарга өйрәнә, музейларга, театрларга, төрле күргәзмәләргә, экскурсияләргә йөри, спорт ярышларында катнаша. Курслар вакытында физик яктан тернәкләндерүгә зур игътибар бирелә. 

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды бинасы физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып төзелгән. Курсларның максаты – коляска һәм култык таяклары белән йөрүчеләр, ДЦП диагнозлы кешеләрнең тормышын яхшырту. Бу максатны тормышка ашыру өчен, тернәкләндерү физик, социаль-көнкүреш, рухи, психологик, социаль-мәдәни юнәлештә алып барыла.

Инвалидлар әлеге курслардан көч туплап, тормышка карашлары үзгәреп, күңелләре күтәрелеп, башкаларга да ярдәм кулы сузарга әзер булып кайтып китә. Үз алларына максат куеп, алга таба тормышларын тамырдан үзгәртүчеләр дә байтак алар арасында.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы