Үзбәкстан мөфтие - Татарстан мөфтиенә: "Мәрҗанине танытуда бәяләп бетергесез зур эш башкарасыз"

13 март 2019 ел 14:44
Үзбәкстан мөфтие - Татарстан мөфтиенә: "Мәрҗанине танытуда бәяләп бетергесез зур эш башкарасыз"

Бүген, рәҗәб аеның 6 нчы көнендә, Татарстан Республикасына эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә Үзбәкстан Республикасы Президентының иҗтимагый һәм дини оешмалар белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшчесе – Үзбәкстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт идарәсе академиясе ректоры Рөстәм Касыймов җитәкчелегендәге делегация булды. Делегация составында шулай ук Үзбәкстан мөфтие Усмонхон Алимов та булды.

Мөхтәрәм кунакларны Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Мөфтинең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең уку-укыту эшләре буенча мөдир урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин каршы алды. Делегация әгъзалары нәзарәт белән танышуны Галиев мәчете комплексыннан башлады. Камил хәзрәт Үзбәкстан вәкилләренә татар халкының күренекле мәгърифәтчесе Галимҗан Баруди яшәгән бинаны һәм берничә ел элек төзекләндерелеп кулланылышка тапшырылган Галиев мәчетен күрсәтте. Галимҗан Барудиның бай рухи мирасы белән танышу танылган татар дин эшлеклесе күп еллар хезмәт куйган “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дәвам итте. Биредә Үзбәкстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Усмонхон Алимов мәдрәсә шәкертләренең дини, милли, тарихи һәм педагогик мирасны өйрәнү барышы белән танышты. Дәресләрнең эчтәлеге, уку-укыту барышында кулланыла торган әсбаплар белән кызыксынды, хәзер заман технологияләрен дини уку йортларында куллану буенча остазлар белән фикер алышты. Шунысы үзенчәлекле: бүгенге рәсми очрашулар барышында Үзбәкстан мөфтие шулай ук үзенең бергә укыган сабакташы, хәзер Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы әгъзасы, Яшел үзән мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин белән очрашу мөмкинлеге тудырылды. Мәдрәсәгә сәяхәтне йомгаклап, ике як дини мәгариф үсеше һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә тәҗрибәне дәвам итү хакында килеште.

Татарстан мөфтиятендә узган очрашу түгәрәк өстәл форматында әңгәмә кору һәм эшлекле төшке аш белән дәвам итте. Үзбәкстан делегациясе җитәкчесе Рөстәм Касыймов, үз чиратында, Үзбәкстан Республикасындагы дини вәзгыять, дини мәгарифнең торышы турында сөйләде. Үзбәкстан мөфтие дә бик җылы кабул иткәне һәм тугандаш халыкларга уңай мөнәсәбәттә булганы өчен Татарстан мөфтиенә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә барлык хәзерге стандартларга туры китереп Коръәннәр нәшер итү, рухи мирасны һәм борынгы китапларны саклау, “Хозур” нәшриятының алдынгы проектлары мөселманнарны берләштерү, таркаулык булдырмау юнәлешендә әйдәп баручылардан булуын белдерде, аерым алганда, татар халкының дөньякүләм танылган дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләрен танытуда башкарган хезмәтләрен югары бәяләде. Кунаклар шулай ук Бохарада Мәрҗанигә истәлек тактасы ачылу вакыйгасын искә төшерделәр, Бохараның “Мир Араб” мәдрәсәсенең китапханә фондларында саклана торган танылган галимнәрнең хезмәтләре белән танышу буенча кайбер мәсьәләләрне күтәрделәр. Түгәрәк өстәл сөйләшүендә шулай ук делегация вәкилләре – Халыкара ислам академиясе ректоры Шухрат Ёвкочев, Ташкент ислам институты ректоры Уйгун Гафуров һ.б. бар иде. Очрашу истәлекле бүләкләр алмашу белән төгәлләнде. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Үзбәкстан делегациясе вәкилләренә нәзарәт бастырган Коръәнне, Мәрҗанинең 200 еллыгына атап чыгарылган басмаларны, “Хозур” нәшрияты китапларын бүләк итте. Кунаклар Камил хәзрәткә шулай ук истәлекле басмалар, Сәмәрканд Регистан рәсемен бүләк иттеләр.

Үзбәкстан коллегалары нәзарәтнең дини мәгариф өлкәсендәге казанышлары белән танышуны бүген Россия ислам институтында дәвам иттерәчәк. Югары дини уку йортына экскурсия экскурсия кысаларында алар бай китапханәдә, уку аудиторияләрендә, татар халкының ислам мәгарифе тарихы музеенда булыр дип көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы