Бүген, рәҗәб аеның 6 нчы көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Әс-Сәлам” газетасының баш мөхәррире урынбасары Мөхәммәд Мукошдибиров белән очрашты. Әлеге очрашу басма матбугат белән хезмәттәшлекне ныгыту, шәригать мәсьәләләренә караган сорауларга тирән эчтәлекле җаваплар әзерләү, татар дин әһелләренең мирасын газеталар аша күп телләрдә халыкка җиткерү мәсьәләләрен хәл итү максатыннан оештырылды. Камил хәзрәт очрашуда үзенең кайбер тәкъдимнәрен җиткерде: сорауларга җавап биргәндә мөфтиләргә мөрәҗәгать итәргә һәм санда кыска бер нәсыйхәт бирергә. Газетаны оештыручылар тиздән әлеге уңайдан махсус кушымта булдырырга вәгъдә бирделәр. Мөхәммәд Мукошдибиров бик теләп татар телендә басылган дини мираска мөрәҗәгать итү теләге барлыгын җиткерде.
Мөфти “Әс-Сәлам” газетасы вәкиле белән күреште
13 март 2019 ел 17:05
Соңгы яңалыклар
Мөфти “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе уңаеннан укучыларга букчалар бүләк итте
27 август 2021 ел 15:52
Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның “Хәнәфи фикһына кереш” китабын нәшер итте
26 август 2021 ел 11:06
“Туган авылым” милли комплексы үзенең туган көнендә бик зур дучмак пешерәчәк
26 август 2021 ел 10:41
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы