Мөфти “Әс-Сәлам” газетасы вәкиле белән күреште

13 март 2019 ел 17:05
Мөфти “Әс-Сәлам” газетасы вәкиле белән күреште

Бүген, рәҗәб аеның 6 нчы көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Әс-Сәлам” газетасының баш мөхәррире урынбасары Мөхәммәд Мукошдибиров белән очрашты. Әлеге очрашу басма матбугат белән хезмәттәшлекне ныгыту, шәригать мәсьәләләренә караган сорауларга тирән эчтәлекле җаваплар әзерләү, татар дин әһелләренең мирасын газеталар аша күп телләрдә халыкка җиткерү мәсьәләләрен хәл итү максатыннан оештырылды. Камил хәзрәт очрашуда үзенең кайбер тәкъдимнәрен җиткерде: сорауларга җавап биргәндә мөфтиләргә мөрәҗәгать итәргә һәм санда кыска бер нәсыйхәт бирергә. Газетаны оештыручылар тиздән әлеге уңайдан махсус кушымта булдырырга вәгъдә бирделәр. Мөхәммәд Мукошдибиров бик теләп татар телендә басылган дини мираска мөрәҗәгать итү теләге барлыгын җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы