ТР Мөфтие Яңа Зеландия фаҗигасе корбаннары рухына дога кылырга өндәде

15 март 2019 ел 11:23
ТР Мөфтие Яңа Зеландия фаҗигасе корбаннары рухына дога кылырга өндәде

Бүген, рәҗәб аеның 8 нче көнендә, Татарстан Республикасы мәчетләрендә җомга намазы вакытында Яңа Зеландиядәге фаҗига корбаннарына багышлап дога кылачаклар. Билгеле булганча, коралланган кешеләр намаздан соң Әл-Нур һәм Линвуд мәчетләренә үтеп кергәннәр һәм халыкка ут ачканнар. Атыш нәтиҗәсендә дистәләрчә мөселман һәлак булган, яраланучылар бар.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге фаҗигадә вафат булучылар һәм зыян күрүчеләргә багышлап дога кылырга чакырды. Үзенең Инстаграмдагы битендә ул түбәндәгеләрне билгеләп үтте:

Бүген изге җомга иртәсе бар мөселман дөньясын тетрәндереп кайгылы хәбәрдән башланып китте – Яңа Зеландиядә мәчетләрдә намаз укучы кардәшләребезне күпләп, массакүләм рәвештә ерткычларча атып үтергәннәр. Ничә кеше вафат булганы һәм яраланганы, җинаятьчеләрнең кем булуын әлегә ачыклыйсы бар, әмма шунысы хак: коточкыч, күңелне телә һәм өшетә торган фаҗига булды бу, ислам тарихында тагын бер онытылмаслык кара бит. Әлеге вәхшилекне кылучы бәндәләргә кешеләр дип әйтергә тел әйләнми. Алар – палачлар, кансызлар, аң-акылга сыймаслык дәрәҗәдәге фашистларча алымнардан чирканмыйча, кешеләрне кырганнар. Бу гаделсезлектән барча мөселманнарның күңелләре сыкрана, йөрәкләребез ярсый һәм телгәләнә. Тирән борчуларыбызны сүз белән әйтеп бетереп булмый! Әмма Аллаһы Тәгалә безнең белән, һәм мин бар кешегә дә иман ныклыгы телим. Бүген, мөхтәрәм кардәшләрем, сезне шушы канкойгыч фаҗигадә һәлак булганнар рухына дога кылырга чакырам – алар аңа мохтаҗ. Ихластан, җаным-тәнем белән Бөек Раббыбыздан аларны Үзенең киң рәхмәтеннән аермавын үтенеп сорыйм: “Без Аллаһыдан килдек һәм Аңа әйләнеп кайтачакбыз”. Әмин”.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы