Яңа Зеландиядәге үтереш: Татарстан мәчетләрендә дога кылдылар

15 март 2019 ел 13:55
Яңа Зеландиядәге үтереш: Татарстан мәчетләрендә дога кылдылар

Бүген, Рәҗәб аеның 8 нче көнендә, Татарстан Республикасы мәчетләрендә Яңа Зеландиядәге фаҗигадә һәлак булганнарны искә алдылар. Җомга намазы вакытында имамнар миһербанлык һәм шәфкатьсезлек турында сөйләделәр, дин кардәшләрне мәрхәмәтле һәм рәхимле булырга өндәделәр.

Мисал өчен, Казанның Галиев мәчетендә җомга вәгазен имам Тимергали хәзрәт Юлдашев әлеге кайгылы хәбәрдән башлап җибәрде. Вәгазе барышында ул мөселманнарга Коръән аятен искә төшерде: "...Әгәр берәү кеше үтермәгән кешене яки җир өстендә бозыклык кылмаган кешене үтерсә, бөтен кешеләрне үтергән кебек булыр, бер кешене үлемнән коткарса – бөтен кешеләрне үлемнән коткарган кебек булыр” (“Мәидә” сүрәсе, 32 аять). Җомга намазы төгәлләнгәннән соң, Тимергали хәзрәт җитәкчелегендә мәхәллә халкы Яңа Зеландиядәге фаҗигадә һәлак булган мәрхүмнәр рухына дога сәламнәрен ирештерде: “И газиз Аллам! Яңа Зеландиянең Әл-Нур һәм Линвуд мәчетләрендә вафат булган кардәшләребезнең рухларын шат кыл, бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарын ярлыка. Я Раббел Галәмин, мондый фаҗигаләрдән безне сакла, бәла-каза, хәвеф-хәтәрләрдән имин кыл”.

Фотоларда - Казанның Галиев мәчете, Арча, Әлмәт, Кайбыч, Алабуга, Югары Осланда узган җомга намазлары мизгелләре.

Фаҗигагә тетрәнеп, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук иртән үзенең Инстаграмдагы битендә Яңа Зеландиядәге үтерешкә үз бәясен бирде һәм барлык кардәшләрне һәлак булганнар рухына багышлап дога кылырга чакырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы