Журналистлар өчен «Оедым мин ошбу имамга...» иҗади конкурсы игълан ителә

10 гыйнвар 2019 ел 10:17
Журналистлар өчен «Оедым мин ошбу имамга...» иҗади конкурсы игълан ителә

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте бүгеннән “Оедым мин ошбу имамга...” дип исемләнгән журналистлар өчен иҗади эшләр конкурсы игълан итә. Конкурс җәмгыятьтә имамнарны борчыган мәсьәләләргә игътибарны җәлеп итү, дин әһелләренең абруен күтәрү максатыннан үткәрелә. Бәйге мәчет имамнарының эшчәнлеген уңай яктыртуга юнәлдерелгән.

Конкурс нәтиҗәсендә иң яхшы 5 иҗади эш билгеләнәчәк. Авторларның хезмәтләре киләсе номинацияләрдә бәяләнәчәк: «Иң яхшы телевизион материал», «Иң яхшы радиорепортаж», «Басма чарада иң яхшы язма», «Иң яхшы интернет-язма», «Иң яхшы фото/видеоретортаж». Шушы номинацияләрнең һәрберсендә бер җиңүче һәм икенче, өченче урындагы призерлар сайлап алыначак. Җиңүчеләрне диплом һәм акчалата премияләр көтә. Конкурста рус яки татар телендә чыккан материаллар катнаша ала. Шунысы үзенчәлекле, бер автор конкурста берничә номинациядә катнашырга мөмкин.

Гаризалар 2019 елның 1 июленә кадәр Казан, Габдулла Тукай урамы, 38 йорт, ТР МДН матбугат хезмәтендә кабул ителә. Катнашып калырга ашыгыгыз, дуслар!

Конкурсның нигезләмәсе белән түбәндә танышырга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы