“Ак мәчет” мәдрәсәсендә Халыкара фәнни-гамәли конференция узды

18 март 2019 ел 09:21
“Ак мәчет” мәдрәсәсендә Халыкара фәнни-гамәли конференция узды

16 март, Рәҗәб аеның 9нчы көнендә, Яр Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсендә “Җәмгыять тормышын тотрыклы итүдә исламның роле” дип исемләнгән IV Халыкара фәнни-гамәли конференция уздырылды. Конференция эшендә Россия, Төркия, Азәрбайҗан, Казакъстан, Иордания, Төркмәнстан галимнәре катнашты. Алар арасында – Иордания Ислам фәннәре халыкара университеты профессоры Абд ар-Раззак Абд ар-Рахман ас-Сәгъди (Иордания), Мимар Синан исемендәге университет профессоры Исмаил Тюркоглу (Төркия), С.Баишев исемендәге Актүбә университеты президенты, профессор, филология фәннәре докторы Ахан Бекежан (Казакъстан), Азәрбайҗан Илкүләм фәннәр академиясе Фольклористика институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Галиб Сайфлов (Азәрбайҗан) һәм башкалар.

Конференциядә чит ил һәм Россия дин галимнәре, теологлары татар дин галимнәренең гомумдөнья мөселман мирасына керткән өлеше, дин һәм фәннең үзара бәйләнеше, ислам һәм гаилә традицияләре, ислам һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү, дини мәгарифне үстерү проблемалары һәм аларны чишү юллары, мөселман дин гыйлеменең актуаль мәсьәләләре һәм башка темалар буенча чыгыш ясады.

Фәнни форум кысаларында барлыгы 5 секция эшләде. Шуларның берсендә Россиянең төрле вузларыннан җыелган студентлар да үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен тәкъдим итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы