Нәзарәт Коръәнне Android өчен дә эшләде!

20 март 2019 ел 14:27
Нәзарәт Коръәнне Android өчен дә эшләде!

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты Android өчен “Куръан “Казан басма” дип исемләнгән мобиль кушымта эшләп чыгарды. Күптән түгел генә мондый кушымта iOS җайланмалары өчен чыккан иде. Махсус мобиль кушымта теләгән һәркемгә үз кесә телефонына Коръән китабын күчереп куярга мөмкинлек бирә. Әлеге кушымтага нигез итеп – нәзарәттә әзерләнеп бастырылган, Сүриянең вакыфлар министрлыгы каршындагы Коръән эшләре буенча Югары комиссиясе тарафыннан Халыкара стандартларга туры килү турында Таныклыкка ия булган һәм Төркиядә Кыйраәт һәм Мусхаф (иск. Коръән атамаларының берсе) экспертизасы комитеты Идарәсендә уңай бәяләнгән Коръән басмасы алынган.

“Куръан “Казан басма” кушымтасын эзләп табу өчен Google play аша түбәндәге сүзләрне җыярга: КУРЪАН ДУМ РТ яки КУРЪАН КАЗАН БАСМА, яисә түбәндәге сылтама аша йөкләп алырга кирәк:

https://play.google.com/store/apps/details?id=com.itef.quran&hl=ru

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте февраль ахырында iOS җайланмалары өчен “Куръан “Казан басма” мобиль кушымтасын чыгарды, ул iPhone, iPad һәм iPod touch яраклашкан.

«Казан басмасы» – татар халкының тарихи бренды, Коръәннең дөньядагы иң яхшы басмаларының берсе. Татарларда Коръән бастыру традицияләрен торгызу өстендә дә мөфтият актив эшчәнлек алып бара. Көнчыгышта болай дип әйтәләр: “Коръән Хиҗазда иңгән, Мисырда укылган, Истанбулда язылган һәм Казанда басылган”. Борынгы гыйбарә бүгенге көндә янәдән үз актуальлеген кайтара бара.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы