Бүген, Рәҗәб аеның 14 нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин күренекле татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла белән очрашты. Әлеге очрашу Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръән тәфсирләре әзерләү өлкәсендәге эшчәнлегенә багышланды.
Язучы иң әүвәл үзе эшләп чыгарган “Коръән аятьләренең татарча мәгънәләре” китабы белән таныштырып узды һәм әлеге хезмәтнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, Коръәннең татарчага тәфсирле тәрҗемәсе Казан ханлыгы белән Мөхәммәт Әмин хан идарә иткән чорда ук (1507 елда) гамәлдә булган – кулъязма Татарстанның Дәүләт архивында саклана. Рабит абый мөфти хәзрәткә бу әсәрне тел һәм мәгънә нисбәтеннән дин галимнәре тел галимнәре белән бергә җентекләп тикшерер, дигән өметен җиткерде. Әлеге тәфсир татар дөньясына гына түгел, бөтен төрки дөньясы, бөтен мөселман дөньясына билгеле булырга тиешле хезмәт, дип белдерде язучы. Ул шулай ук татар тәфсирләре арасында иң яхшысы итеп Ногмани тәфсирен күрүен әйтте: "Киләчәктә аны шулай ук заманча аңлатма белән бастырып чыгаруларын теләр идем. Моннан тыш, галим Әнәс Халидов тарафыннан эшләнгән хезмәт бар. Аны шулай ук карарга кирәк”.
Алга таба сүз Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән тәфсир турында барды. Рабит Батулла бүгенге көндә тәфсирләрне гарәп теле белгечләре һәм дин галимнәре бергәләп әзерләргә тиешлеген ассызыклап үтте.
– Гарәп һәм татар телләрен мөкәммәл белүчеләрнең бергә утырып тәфсир эшләве – заман таләбе иде, без моны күптән көттек, бар татар-мөселман дөньясы зарыгып көтте, – дип, Рабит абый Татарстан мөфтиятенең Коръән тәфсирләре өлкәсендәге казанышын югары бәяләде. – Нәзарәт тәфсирен кулга алуга ук соклану хисе кичерәсең, нинди олуг хезмәт! Мин моны “тәфсирле тәрҗемә” дип атар идем, чөнки кызыл хәрефләр белән Коръән сүзләренең тәрҗемәсе бирелгән, шунда ук кара хәрефләр белән аңлатмалар да тәкъдим ителгән. Шулар өстенә астөшермәләрдә хәдисләр, мавыктыргыч тарихи вакыйгалар турында да мәгълүмат бар. Алар китапның артына чыгарылмавы белән, укырга уңайлы.
Рабит Батулла нәзарәт тәфсире белән бик теләп танышуы, аны ихласлык белән укуы турында сөйләп узды. “Нәзарәт тарафыннан бик зур эш башкарылган. Бу кадәр хезмәтне эшләп чыгуны фәнни институт коллективларының берничә ел дәвамында бертуктаусыз эш алып баруы белән чагыштырырга мөмкин. Әлеге тәфсир татар дини мирасы тарихында лаеклы урын алуында шигем юк”, – дип белдерде ул. Язучы фикеренчә, хәзерге татар әдәби телен дини тәгълимат, терминология өлкәсендә актив кулланырга кирәк: “Нәзарәт тәфсире ана телебездә басылган тәфсирләр арасында камиллеккә иң якын килгәне булырга тиеш. Телнең сафлыгы, лексикография, сүз байлыгы юнәлешендә тел белгечләре белән эшләү әһәмиятле”. Язучы ассызыклап узганча, тәфсир беренче чиратта урта белемле кешегә аңлашылырга тиеш. “Әлеге тәфсирне тәрҗемәсез дә аңлау буенча зур хезмәт куелган. Монда Коръән сүзләре кызыл хәрефләр белән язылган, ә аңлатмалар кара хәрефләр белән бирелгән. Мин моны уңай бәялим”, – диде ул.
Очрашу ахырында Камил хәзрәт мөхтәрәм кунакка “Хозур” нәшрияты бастырып чыгарган китапларны бүләк итте, киләчәктә бердәм хезмәттәшлеккә өметләнүен җиткерде.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә татар һәм рус телләрендә Коръән тәфсирләрен басмага әзерләү эше тәмамлануга якынлаша. Проект Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә тормышка ашырыла. Бүгенге көндә Коръән татар теленә тулысынча тәрҗемә ителеп бетте, аның тексты белән тәҗрибәле һәм танылган галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, тәфсирләр авторлары, Россиянең төбәк мөфтиләре танышып чыгып, үз бәяләмәләрен бирәчәк. Алар арасында – КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов, ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, язучы Рабит Батулла, Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, шулай ук Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белгечләре һ.б. Аларның тәкъдимнәрен һәм киңәшләрен җыеп өйрәнеп тәфсир текстында файдалану ниятләнә.
Татар телендәге тәфсир Шәригать белгечләре һәм татар филологлары белән берлектә эшләнә. Иң беренче чиратта, фәнни хезмәт буларак, тәфсирдә авторлар тарафыннан Коръәннең төгәл тәрҗемәсе бирелә, аның текстын иҗади аңлатмалар белән катлауландырмыйча оригиналга мөмкин кадәр якынрак итеп күрсәтүгә басым ясала. Укучылар бу хезмәттә Коръәннең туры тәрҗемәсен һәм җәяләр эчендә тәфсирләрен аера алачак.
2019 ел, мөфтият Президиумы карары нигезендә, татар дин галимнәре һәм Коръән тәфсирләре авторлары Шәйхелислам Хәмиди һәм Морат Рәмзинең юбилейлары көтелү уңаеннан, шулай ук Нәзарәт тарафыннан рус һәм татар телләрендә Коръән тәфсирләре чыгарылуны истә тотып, Тәфсир елы – Год толкования Куръана дип игълан ителде.
Кәлам Шәрифне басмага әзерләү һәм Коръәнне өйрәнү буенча Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте шулай ук зур эш башкара. Әлеге эшнең нәтиҗәсе булып Коръән нәшер итү генә түгел, аны халыкара дәрәҗәдә тану да торды: 2016 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте чыгарган Коръәннең яңартылган версиясе 2017 елда Сүриянең Вакыфлар министрлыгы каршындагы Коръән Кәрим эшләре буенча Югары комиссия тикшерүен уңышлы узды. Нәтиҗәдә, Казанда басмага әзерләнгән һәм нәшер ителгән Кәлам Шәриф халыкара стандартларга туры килү турында таныклык алды.
Шушы көннәрдә Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты Android өчен “Куръан “Казан басма” дип исемләнгән мобиль кушымта эшләп чыгарды. Күптән түгел генә мондый кушымта iOS җайланмалары өчен чыккан иде.